Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






















Фәрит Мөхәммәтшин укытучылардан республиканың төп законын өйрәтүгә игътибар юнәлтүләрен сорады

13 октябрь 2017, 15:45

Фәрит Мөхәммәтшин укытучылардан республиканың төп законын өйрәтүгә игътибар юнәлтүләрен сорады
Тиздән Татарстан мәктәпләрендә Парламент дәресләре узачак. Быел алар Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышлана. Шул уңайдан, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламент бинасында тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашты.


«Быел Парламент дәресләре Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышлана, шуңа күрә укытучылар өчен семинар республиканың төп законы кабул ителгән, дискуссияләр, фикер алышулар үткәрелгән бинада узуы символик мәгънәгә ия. 13әр сәгать ике көн дәвамында Конституция турында фикер алыштык», - дип хатирәләрен яңартты Фәрит Мөхәммәтшин. Ул парламент дәресләренең укучыларда гражданлык активлыгын формалаштыру, законнарга аңлы мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсендә әһәмияте зур булуын билгеләп үтте.

«Без катлаулы мәсьәләләрне күтәрәбез, шуңа күрә иң мөһиме – укучыларны кызыксындыру. Мәктәпләрдә дә бу эшкә җаваплы карауларын күрәбез. Барлык предметлар мөһим, әмма бу мәсьәләләрне дә читләтеп үтеп булмый, чөнки гражданлык җаваплылыгын һәм үзаңны мәктәптән үк сеңдерергә кирәк. Яшь укытучыларга мөрәҗәгать итеп, республиканың төп законын өйрәнүгә, Татарстанда яшәүче гражданнарның хокук һәм бурычларын өйрәнүгә игътибар юнәлтүне сорар идем. Без укучыларыбызның теләсә нинди сорауларына җавап бирергә әзер булырга тиеш. Аларга берничә елдан Стратегия-2030ны гамәлгә ашыру эшенә кушыласы була», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент Рәисе Конституциянең 25 ел эчендә зур үзгәрешләр кичереп, республиканың үсешен тәэмин итүче, җәмгыятьтә тотрыклылык саклаучы документ булуын ассызыклады. «Татарстан Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгы – хакимиятнең барлык буыннарына халык белән аралашу һәм аның хокукый демократик дәүләт конституциясе булуын күрсәтү өчен бер сәбәп», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин 27 нче октябрьдә Конституциянең 25 еллыгына багышлап, республика җәмәгатьчелегенең тантаналы җыелышы узачагын әйтте. «Безгә мәктәп эскәмиясеннән үк парламент дәресләрендә Татарстан Конституциясе нигезләрен өйрәнүнең яңа формаларын эзләргә кирәк», - диде ул.

Татарстан Конституциясенең тарихы, әһәмияте турындагы төп доклад белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин чыгыш ясады.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары