төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото















Президиум ТР Президентының 2018 елга Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады

19 октябрь 2017, 15:06

Президиум ТР Президентының 2018 елга Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады
Бүген Татарстан парламенты Президиумы утырышында бишенче чакырылыш Дәүләт Советының утыз өченче утырышы 26 нчы октябрьдә уздырылачагы мәгълүм булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Бүген Татарстан парламенты Президиумы утырышында бишенче чакырылыш Дәүләт Советының утыз өченче утырышы 26 нчы октябрьдә уздырылачагы мәгълүм булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Президиум көн тәртибенә 34 мәсьәлә тәкъдим итә. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, аларның уникесе - беренче укылышка чыгарылучы Татарстан Республикасы законнары проектлары, бер закон проекты икенче укылышка тәкъдим ителә.

Көн тәртибендә иң төп мәсьәләләр - 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында һәм шул чорларга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары. "Әлеге закон проектлары комитет утырышларында һәм парламент тыңлауларында җентекләп тикшерелде," - дип белдерде Лилия Маврина. Утырышта Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында закон проекты да каралачак.

Беренче укылышка чыгарыла торган закон проектлары дәүләт граждан хезмәтенә, Алексеевск муниципаль районының “Биләр авыл җирлеге” һәм “Урманасты Шонталысы авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртүгә, шәһәр төзелеше эшчәнлегенә, җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча дәүләт вәкаләтләрен бирүгә һәм башка законнарга кайбер үзгәрешләр кертү хакында.

Утырыш каравына 14 федераль закон проекты һәм 2 закон инициативасы чыгарыла. "Бу утырыштан башлап без чакырылыш ахырына кадәр Дәүләт Советы комитетлары хисапларын тыңлаячакбыз. Киләсе утырышта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшчәнлеге белән танышачакбыз," - диде Лилия Маврина.

Президиум утырышында республика Президентының 2018 елга Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады.

«Узган ел кабул ителгән план 30 пункттан торган иде, аның буенча башкарыласы 46 чараның барысы да үтәлде диярлек. Калган чаралар ноябрь һәм декабрьдә башкарылачак», — дип аңлатма кертте Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова. Аның сүзләренә караганда, 2018 елгы чаралар планы Татарстан Дәүләт Советы комитетлары һәм фракцияләре тәкъдимнәре нигезендә төзелгән.

«Планга кертелгән чаралар Татарстан Президенты Юлламасындагы тәкъдимнәр һәм киләсе елда респулика алдында торган максат һәм бурычларга нигезләнгән», — диде докладчы. Моңа гражданлык җәмгыятенең бөтендөнья үсеше, республикада милләт һәм динара тынычлыкны саклау, икътисад үсеше, республика предприятиеләренең җитештерүчәнлекләрен арттыру, чит ил, ислам партнерлары белән үзара элемтәләрне киңәйтү һәм башкалар керә.

Искәртеп узыйк, Юлламада зур игътибар социаль мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелгән. Дәүләт Советының чаралар планына проект эшчәнлегенә яшьләрне җәлеп итү, гаиләләрнең икътисадый һәм социаль хәләрен яхшырту буенча эшне дәвам итү, туучылар санын арттыру, сәламәтлек саклауны үстерү һәм башка мәсьәләләр кертелгән.

Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан Президенты Юлламасының 31 тезисы буенча 44 төп чара планлаштырылган. Монда экспертларны җәлеп итеп парламентның киңәйтелгән комитет һәм комиссия утырышларын уздыру, закон чыгаруны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр карала торган түгәрәк өстәл үткәрү һәм башкалар керә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Илнар Төхбәтов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.