Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Татарстанда парламент дәресе атналыгы башланды

23 октябрь 2017, 11:50

Татарстанда парламент дәресе атналыгы башланды
Бүгенге көннән парламент дәресе Татарстанның барлык мәктәпләрендә узачак. Быел парламент дәресе унынчы тапкыр үтә һәм ул “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышлана.

 

Парламент дәресләре 23нән 28 октябрьгә кадәр бара.Искәртеп үтик, парламент дәресе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф үсеше институтының 2009 елдан гамәлгә ашырылып килә торган уртак проекты.

Әлеге дәресләрдә мәктәп укучыларына гади һәм аңлаешлы формада республика канун чыгару хөкүмәт органының роле һәм эшчәнлеге, кеше хокукы һәм бурычлары, сәяси-җәмгыять тормышында катнашу алымнары, кануннарның безнең тормышта тоткан роле турында сөйләнә.Нәтиҗәдә, парламент дәресләре укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен һәм актив гражданлык карашын формалаштыруда ярдәм итә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте