Матбугат хезмәте
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
Депутатлар корпусы
Сотрудничество
Дәүләт Советының яңалыклары
Фәрит Мөхәммәтшин хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында җиңүчеләр өчен парламент дәресе уздырды
25 октябрь 2017, 14:06
Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Алар “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышланган. Бүген парламент дәресен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да уздырды. Ул хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты.
Бу команда инде берничә ел рәттән Россия буенча узган олимпиадаларда даими катнашып беренче өчлеккә керә. Узган ел, мәсәлән, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар арасында унбиш татарстанлы бар. Моңа сөенеп, Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Мәскәүдән соң икенче урында. Белемегезне күрсәттегез, бу – үзенә күрә бер сәнгать!” – дип мактады парламент Рәисе укучыларны. Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресләре укучыларда сәяси-хокукый мәдәният һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә дип әйтте. Ул очрашуда Татарстан Республикасы ничек барлыкка килгәнен, ни өчен республика Конституциясе Россиянекеннән алда кабул ителгәнен дә аңлатты. Хокуклар өчен көрәш юлы нинди булырга мөмкин икәнен сөйләде. Бүгенге очрашуның әһәмиятен ассызыклады. Укучылар Фәрит Мөхәммәтшинга да сорауларны яудырды. Ничек ял итәсез дип тә кызыксындылар, Татарстанда ничек карьера корып була дип киңәш тә сорадылар. “ВТ“ исә укучылардан һәм хокук фәне клубын җитәкләгән укытучыдан Татарстанда барган тел мәсьәләсе ни рәвешле хәл ителергә мөмкин дип кызысынды. “Россия, Татарстан Конституцияләре, законнары бар. Алар бер-берсенә каршы килми. Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләре укытыла. Бу хакта инде бер бәхәс булды. Әмма 2004 елда Россия Конституция суды республикада ике тел дә бертигез укытыла дигән карар чыгарылды. Әгәр дә мәсьәлә хокукый нормаларда хәл ителсә, ә бу шулай булырга тиеш тә, барысы да үз көчендә калачак“, – диде Казанның 2 санлы лицей укытучысы Илсур Җиһаншин.
“Ватаным Татарстан” газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары
Кирегә
Депутат мөнбәре
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
Гыйнвар
Февраль
Март
Апрель
Май
Июнь
Июль
Август
Сентябрь
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010 дүш сиш чәр пәнҗ җом шим якш
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
06
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сылтамалар