Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





















Фәрит Мөхәммәтшин хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында җиңүчеләр өчен парламент дәресе уздырды

25 октябрь 2017, 14:06

Фәрит Мөхәммәтшин хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында җиңүчеләр өчен парламент дәресе уздырды
Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Алар “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышланган. Бүген парламент дәресен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да уздырды. Ул хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты.


Бу команда инде берничә ел рәттән Россия буенча узган олимпиадаларда даими катнашып беренче өчлеккә керә. Узган ел, мәсәлән, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар арасында унбиш татарстанлы бар. Моңа сөенеп, Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Мәскәүдән соң икенче урында. Белемегезне күрсәттегез, бу – үзенә күрә бер сәнгать!” – дип мактады парламент Рәисе укучыларны.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресләре укучыларда сәяси-хокукый мәдәният һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә дип әйтте. Ул очрашуда Татарстан Республикасы ничек барлыкка килгәнен, ни өчен республика Конституциясе Россиянекеннән алда кабул ителгәнен дә аңлатты. Хокуклар өчен көрәш юлы нинди булырга мөмкин икәнен сөйләде. Бүгенге очрашуның әһәмиятен ассызыклады.

Укучылар Фәрит Мөхәммәтшинга да сорауларны яудырды. Ничек ял итәсез дип тә кызыксындылар, Татарстанда ничек карьера корып була дип киңәш тә сорадылар. “ВТ“ исә укучылардан һәм хокук фәне клубын җитәкләгән укытучыдан Татарстанда барган тел мәсьәләсе ни рәвешле хәл ителергә мөмкин дип кызысынды. “Россия, Татарстан Конституцияләре, законнары бар. Алар бер-берсенә каршы килми. Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләре укытыла. Бу хакта инде бер бәхәс булды. Әмма 2004 елда Россия Конституция суды республикада ике тел дә бертигез укытыла дигән карар чыгарылды. Әгәр дә мәсьәлә хокукый нормаларда хәл ителсә, ә бу шулай булырга тиеш тә, барысы да үз көчендә калачак“, – диде Казанның 2 санлы лицей укытучысы Илсур Җиһаншин.

“Ватаным Татарстан” газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары