Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


















Дәүләт Советының 33 нче утырышы үз эшен дәвам итте

08 ноябрь 2017, 10:05

Дәүләт Советының 33 нче утырышы үз эшен дәвам итте
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33 нче утырышы үз эшен дәвам итте.


Исегезгә төшерәбез, 26 октябрьдә утыз өченче утырыш эшендә тәнәфес игълан ителгән иде. Көн тәртибенә кертелгән дүрт мәсьәлә каралмыйча калды. Болар – Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турында доклад, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эше турында хисабы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен укыту һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту турында мәсьәлә.

Узган утырышта республиканың башкарма хакимияте һәм Татарстан Прокуроры адресына Татарстан Республикасының дәүләт телләрен укыту һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту хакында юлланган сораулар җавапсыз калган иде. Шуңа күрә сессия эшендә тәнәфес игълан ителде. Барыннан да бигрәк парламентарийларны җәмгыятьтә милли һәм тел аерымлыклары нәтиҗәсендә килеп туган хәлләр борчуга салды. Моннан тыш мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре барган вакытта укыту планнарына үзгәрешләр кертә башладылар. Татар теле укытучыларын кыскартуга кагылышлы сораулар барлыкка килде.

Депутатлар утырышның көн тәртибен киңәйтүне кирәк тапмадылар.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары