Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

















Марат Галиев: «Үзебездә җитештерелгән продукцияне базарга күбрәк чыгарыр өчен бизнесның, хакимият органнарының һәм тикшерү хезмәтләренең бергәләшеп эшләве кирәк»

09 ноябрь 2017, 13:56

Марат Галиев: «Үзебездә җитештерелгән продукцияне базарга күбрәк чыгарыр өчен бизнесның, хакимият органнарының һәм тикшерү хезмәтләренең бергәләшеп эшләве кирәк»
9 ноябрь көнне ТР Дәүләт Советыныд Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “түгәрәк өстәл” форматында киңәшмә үткәрде. Үзебездә җитештерелгән товарларны республика һәм тышкы базарга урнаштыру сорауларына багышланган әлеге сөйләшүдә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, бизнес вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Марат Галиев “ТРда азык-төлек сыйфатын тәмин итү чаралары турында” ТР Законын гамәлгә ашыру берничә министрлыкка йөкләнгән булуын билгеләп үтте. “Әмма бу өлкәдә бергәләшеп эшләү сизелми, - диде ул. – Кызганычка каршы, сәүдә системасы бездә үз агымына куелган. Инвестицияләр җәлеп итүнең иң ышанычлы адымнарыннан берсе санала торган бренд булдыру буенча җитди шөгыльләнүче юк. Ә бит контроль һәм җаваплылыкны катгыйлау юлы белән генә азык-төлек сыйфатын арттырып булмый, бизнесның нормаль эшләве өчен шартлар тудырырга кирәк”.

Утырышта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, “Милли сәүдә маркасы” унитар предприятиесе директоры Илсур Сафиуллин, Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев, Ринат Гайзәтуллин, Александр Комисаров, Росмотребнадзор вәкиле Любовь Авдонина һәм башкалар чыныш ясадылар.

Осрушуга йомгак ясап, Марат Галев, җитештерүче белән кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, продукция сыйфатын да базар үзе көйли, дип белдерде. “Бүгенге шартларда җитештергән товарыңның сыйфаты белән генә базардагы урыныңны ныгытып һәм киңәйтеп була, - дип ассызыклады ул. – Бу юнәлештә республиканың “Милли сәүдә маркасы” проектына өметләребез зур. Үзебезнең җитештерүчеләрне эчке базарда якларга кирәк, моның өчен барлык якларның тырышлыгын берләштерү зарур”.


Матбугат үзәге