Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин: Төбәкләрнең халыкара элемтә хокукы Россиянең тышкы сәясәтен баета

09 ноябрь 2017, 16:46

Фәрит Мөхәммәтшин: Төбәкләрнең халыкара элемтә хокукы Россиянең тышкы сәясәтен баета
Бүген Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Россия – ислам дөньясы” стратегик юнәлеш төркеме координаторы Вениамин Поповның Россия составындагы республикаларның даими вәкилләре белән очрашуы булды. Чара барышында стратегик юнәлеш төркеме проектлары һәм субъектларның аларда катнашуы турында фикер алышынды.


Чарада катнашучыларга Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды. Республика парламенты башлыгы күптән түгел Казанда узган “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” фәнни-гамәли конференциясе турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россия Конституциясе тарафыннан билгеләнгән төбәкләрнең халыкара элемтәләр алып бару хокукы Россиянең тышкы сәясәтен баета, халык хуҗалыгының көндәшлеккә сәләтле инновацион тармаклары үсешенә йогынты ясый. Төбәкләрнең күпкырлы әлеге эшчәнлеге Россия чит ил эшләре һәм Икътисади үсеш министрлыклары тарафыннан актив хуплана.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры көнбатыш илләр белән булган кебек Гарәп һәм Азия дәүләтләре белән дә элемтәләр киңәюен билгеләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән “Россия – Ислам дөньясы” стратегик юнәлеш төркеме форматында да икътисади һәм сәяси мәйданнарда үзара хезмәттәшлек үзенең уңышлы нәтиҗәләрен бирә.

Чарада катнашучыларның сорауларына җавап биргәндә Фәрит Мөхәммәтшин Россия составында булган республикаларда дәүләт телләрен һәм туган телне укыту һәм өйрәнү мәсьәләләренә тукталып үтте.

“Хәзер без Татарстанда бу мәсьәлә белән актив шөгыльләнәбез. Пушкин, Тургенев һәм Толстой телен өйрәнгәндә без үз телебезне дә онытмаска тиеш. Үз халкыбыз алдында җаваплы булганга без аны саклау өчен барын да эшләргә тиешбез. Хәзерге вакытта федераль мәгариф министрлыгы, Россия Президенты хакимияте белән сөйләшүләр алып барабыз. Татарстанда дәүләт телләрен мәҗбүри өйрәнүне саклауда килешү табарбыз, дип ышанам”, – диде ул.

“Әгәр дә тел китсә, халык бетә, – дип килеште “Россия – ислам дөньясы” стратегик юнәлеш төркеме координаторы Вениамин Попов. – Россия мәдәнияте аңа безнең зур илебез халкы мәдәниятләре елгачыклардай агып торганга бай”.

Фәрит Мөхәммәтшин моннан тыш шактый гына федераль очрашуларда булды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте