төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин: "25 ел халыкка хезмәт иткән Конституциябез белән горурлана алабыз"

10 ноябрь 2017, 14:11

Фәрит Мөхәммәтшин: "25 ел халыкка хезмәт иткән Конституциябез белән горурлана алабыз"
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда район депутатлары, муниципаль хезмәткәрләр, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый палата вәкилләре, студентлар алдында ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган лекция белән чыгыш ясады. Очрашу яңа уку елында гына ачылган 41нче урта мәктәптә узды.

"Гамәлдәге Конституцияне татарстанлылар үзләре иҗат итте, сәяси документны  галимнәребез,сәясәтчеләр, иҗтимагый эшлеклеләребез язды,  - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин , лекцияне ачып. - Төп закон үтә дә катлаулы сәяси шартларда кабул ителде.

Республика парламенты башлыгы 1992 елгы референдумны (анда  гражданнарыбызның 61,4  проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген  үстерүне яклап тавыш бирде) Конституция кабул итү юлындагы төп адым буларак бәяләде.

Республика Конституциясе ике көн кабул ителгән. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, һәр маддәсе аерым каралган, көчле дебатлар узган. “Конституция кичке  унынчыда гына  кабул ителде, бары тик бер – “юк” һәм бер “тавыш бирүдән тыелу” бар иде, дип уртаклашты хатирәләре белән республика парламенты җитәкчесе. 6 ноябрь бәйрәм көне дип игълан ителде. Чыннан да, җанлану булды, чөнки Төп закон “һавадан төшмәде”, ә үз кулларыбыз белән язылды.

Татарстан Конституциясе буенча республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар, ике теллелек турында республика законнарында язылган. Ул вакытта кабул ителгән карар дөрес, чөнки ул телне саклау өстендә эшли, дип саный парламент җитәкчесе. Бүген яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кабул ителгәч, тел мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. “Якын арада барысы да көйләнәчәк, без татар телен мәҗбүри өйрәнүне саклап калабыз, әмма күләм һәм методика яңадан каралачак”, - диде ул.

Конституциядә 14 маддә аерым урын алып тора, Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның мәдәниятен, телен үстерүдә һәм көнкүрешен саклауда катнаша. Бүген дөньяда – 7,5 млн, ә Россиядә 5 миллионнан артык татар яши. Әлбәттә, татарларның төрле җирләргә таралып яшәве шартларында, 14 маддә милләтнең берләшүенә этәрә. 

"Без Конституциябез белән горурлана алабыз. Ул инде менә 25 ел халыкка һәм дәүләткә  хезмәт итә", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Төп закон республиканың  бүгенге казанышлары нигезенә әйләнде, Татарстанның күптәнге хыялын тормышка ашыруга - нефть   чыгарудан  нефть  эшкәртүгә күчәргә ярдәм итте, диде ул.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.