Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

11 ноябрь 2017, 11:36

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты
11 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очташты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратгникова һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкилеРадик Вахитов катнаштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан дипломатына Татарстандагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктәге эшендә уңышлар теләде. “Казахстан дәүләте һәм халкы белән безне уртак тарих, мәдәни, дини һәм тел якынлыгы тыгыз бәйли, - диде ул. – Гасырлар дәвамында ныгыган дуслык мөнәсәбәтләре уртак казанышыбыз булып тора. Безгә шулай ук Казахстанның регионнары белән дә элемтәләр кыйссәтле. Үзара мөнәсәбәтләрнең шундый дәрәҗәгә җитүенә Сез, һичшиксез, зур өлеш керттегез”.

“Татарстан җитәкчелегенә мин һәрвакыт рәхмәтле булып калачакмын, - диде җавап сүзендә Казахстан консулы. – Биредә рәхәтләнеп эшләдем, үз өемдәге кебек, шартлар шуның кадәр уңайлы булды! Республика җитәкчеләреннән мин бик күп нәрсәгә өйрәндем. Сезнең эш алымнарыгызны, идарә итү моделен мин үзара мөнәсәбәтләр уранштыру үрнәге дияр идем. Киләчәктә дә дуслыгыбыз сакланыр дип ышанам”.

Әсхәт Нускабай Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгын 2012 елдан, ачылган көненнән бирле җитәкләде. Киләчәктә ул үзенең дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербург шәһәрендә БДБның Парламентара ассамблеясы советы генераль секретаре урынбасары – Казахстан Парламенты вәкиле вазифасында дәвам итәчәк.

Матбугат хезмәте