Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






















Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод – 2018» проектына старт бирде

14 ноябрь 2017, 14:38

Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод – 2018» проектына старт бирде
Бүген Казан IT-паркында «ПолитЗавод-2018» республика иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы булды. Яңа сезонда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Моннан берничә ел элек салынган традиция үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, - ПолитЗавод ел саен кызыксынучан иҗади яшьләрне туплый». Әгәр 2015 елда проектта катнашу теләген белдерүчеләр 35 районнан 500 кеше булса, узган ел республика күләмендә 700 теләк белдерелгән. Быел исә республикадан һәм Россиянең 17 төбәгеннән проектта катнашырга теләк белдерүчеләр саны 900 кешедән артып киткән.

Республика парламенты башлыгы, проектта катнашучыларның актив гражданлык карашлы булулары, бүгенге көн яшьләренең сәясәт белән кызыксынмавы турында җәмгыятьтә тупланган фикернең ялгыш булуын раслый дип белдерде. «Мин социаль челтәрдә «политзавод»та катнашучыларның кайбер дебатларын күрдем, талантлы егетләр», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе «ПолитЗавод»ның "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия"се тарафыннан тормышка ашырылучы проект буларак башлануын искәртте. "Без бүген партпроект кысаларыннан чыгарга кирәк дигән фикердә торабыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - мондый мәктәпне узган яшьләр һөнәри баскычтан күтәрелү өчен «социаль лифт» алалар".

Бу көннәрдә республика Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итә. Әлбәттә, яшьләр белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин бу теманы да читтә калдырмады. Парламент башлыгы республиканың Төп законы булган Татарстан Конституциясенең нинди сәяси шартларда барлыкка килүе хакында бәян итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Конституциянең 14 нче статьясына аерым тукталып, анда Татарстанның республикадан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итүе хакында норманың ныгытылуын әйтте. Бүгенге көндә дөньяда 7,5 млн., Россиядә – 5 миллионнан артык татар яши. Бу шартларда 14 нче статья милләтне берләштерүдә мөһим роль уйный.

Татарстан Конституциясенә кабул ителгәннән алып 17 төзәтмә кертелгән. Кагыйдә буларак, алар федераль законнар белән тәңгәлләштерүгә кагылышлы. Төп законга үзгәрешләр кертүгә бик сак карарга кирәк, диде Фәрит Мөхәммәтшин. «Безнең Конституциянең мөһимлеген бәяләп бетереп булмый, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - Төп законга таянып безнең республика социаль-икътисади үсештә зур уңышларга ирешә».

«ПолитЗавод» яшьләргә яңа мөмкинлекләр ача», - диде Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, - анда катнашучылар арасында күпләр Дәүләт Думасы депутатларының ярдәмчеләре булып киттеләр, кайберәүләр районнарда яшьләр оешмаларының җитәкчеләре булдылар. Бу мәктәпне узу яшьләрдә эшкә дәрт уята, иҗади яктан үстерә, көндәшлеккә каршы торучанлык кебек сыйфатлар тәрбияли».

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары