Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Парламент комитеты авылларда мәдәният оешмаларының эше белән танышты

14 ноябрь 2017, 17:26

Парламент комитеты авылларда мәдәният оешмаларының эше белән танышты
Бүген Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Питрәч районында күчмә утырыш уздырды. Көн тәртибенә "Авыл җирлегендә мәдәният оешмалары челтәренең үсеше турында" мәсьәлә куелган иде. Депутатлар иң элек Питрәч районының Кощаково, Карповка, Шәле мәдәният йортлары белән таныштылар. Комитет әгъзаларының эш сәфәре Питрәч район үзәгендә уздырылган пленар утырыш белән тәмамланды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров катнашты.

 

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем иң беренче Кощаково авылы мәдәният йорты белән танышты. "Авыл мәдәният йорты 1950 елда төзелгән, ул 150 урынга исәпләнгән була. 1971 елда яңартып салына һәм 200 кешегә исәпләнә", – диде мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Александрова. – 2006 елда капиталь ремонт ясалды. Индивидуаль җылыту системасы белән тәэмин ителде".

Кощаково авылы мәдәният йортында 18 клуб башлангычы эшли. "Грета" хореография түгәрәгенә 18 ел. Анда быелдан 3 яшьлек балаларны да кабул итә башлаганнар. Хәзер ул үзешчән түгәрәктән халык түгәрәге статусына күчкән. Уңышлары белән дә сөендереп тора: соңгы арада гына өч халыкара бәйгедә җиңеп чыкканнар.

Мәдәният йорты базасында театр студиясе дә, китапханә дә бар. Соңгысына көненә 50ләп кеше йөри. Авыл халкына уңайлы булсын өчен, аның эш вакытын үзгәртеп, кичке 7гә кадәр үзгәрткәннәр.

Экскурсия барышында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетырәисе Разил Вәлиев Людмила Александровадан: "Төп проблемагыз нидә?" – дип сорады.
"Безгә урын җитми", – диде җитәкче. – Сәхнәбез трансформер. Анда түгәрәкләр эше дә, күңел ачу чаралары да уза".

Кысанлыкны күрсәтү максатыннан, башка бүлмәләргә дә алып керде. Костюмнарга урын юк: алар кайда буш урын бар, шунда эленгән. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, штат тулы. Биредә 4 хезмәткәр эшли. Аларның барысы да Кощаково авылыннан.

"Костюмнарга кытлык булмау – яхшы күрсәткеч. Тик менә җәелеп эшләргә урын җитмәү – авыл мәдәният йортлары эшчәнлегегә аяк чала", – диде комитет җитәкчесе. Шулай ук: "Китапханәдә китап никадәр генә күп булмасын, ул кешене тартып торырга тиеш. Әйтик, Түбән Кама районының бер авыл китапханәсенә ремонт ясалгач, халык өерелеп йөри башлады", – диде.

Разил Вәлиев үзе дә буш кул белән килмәгән. Ул Кощаково авылы китапханәсенә бер тартма матур әдәбият һәм үзенең "Шагыйрь" исемле җыентыгын бүләк итте. Әлеге китапка аның 20 ел элек язылып, 53 телгә тәрҗемә ителгән шигыре дә кергән.

Кощаково авылы мәдәният йортыннан соң депутатлар Карповка авылына юл алды.
Карповка авылында 250 кеше яши. 12 бала авылда урнашкан башлангыч мәктәптә укый. 5-11 сыйныф укучылары 10 чакрым ераклыктагы урта мәктәпкә йөреп белем ала.

Карповка мәдәният йорты "Җирле мәдәният йорты" республика программасы нигезендә, 2016 елда төзелгән. Узган елның декабрендә ул кулланылышка тапшырылган. Янәшәдә үк иске клуб бинасы да тора.

Клуб мөдире Валентина Михайлова иң элек кунакларны китапханә белән таныштырды. Китапханәче сүзләренчә, биредә 2700 данә китап бар. Быел тагын 130 данә өстәлгән. Разил Вәлиев Карповка китапханәсенең бушлай китаплар алу-алмавы, клубның интернет челтәренә тоташу-тоташмавы белән кызыксынды. Аның әйтүенчә, республика мәдәният йортларының 93 проценты интернет челтәренә тоташкан. Карповка авылы мәдәният йортында әлегә интернетка тоташу мөмкинлеге юк, ләкин ул атна-ун көн эчендә хәл ителәчәк.

Мәдәният йорты 9.00-12.00, 17.00-21.00 сәгатьләрдә ачык. Шимбә көнне клуб кичке сәгать 11гә кадәр эшли. Бу көнне яшьләр өчен дискотека уза. Сүз уңаеннан, айга бер тапкыр, һәр җомгада, Карповка авылы мәдәният йортында балалар дискотекасы да үткәрелә. Ул 17.00-19.00 вакыт аралыгында эшли.

Очрашу ахырында Валентина Михайлова кадрлар мәсьәләсенә басым ясап, сәнгать җитәкчесе булмауга басым ясады.


Чираттагы нокта - Татарстанның иң зур авылы Шәле авылы мәдәният йортында булды. Шәледә бүген 2864 кеше яши. 1200 йорт бар. Ике ел элек кенә бу сан 1012 булган. Бу хакта Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов әйтте.

Кунакларны мәдәният йортында татар халкының милли ризыгы чәкчәк һәм Шәле икмәге белән җырлап каршы алдылар. Методист Ирек Әхмәтшин Шәле клубына 1984 елда нигез салыну һәм 2014 елда капиталь ремонт эшләнүен әйтеп узды. Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем клубның холлында Экология елы уңаеннан оештырылган күргәзмә белән танышты. Анда кул астындагы кәгазь, полиэтилен, шпагат җебеннән ясалган эшләнмәләр урын алган.

Кунакларны музей җитәкчесе Шәле авылының бай тарихы белән дә таныштырды. Биредә бүген 16ләп һөнәрче яши.

Мәдәният йорты методисты Ләйсән Сабирова клуб эшчәнлеге белән таныштырды.

"Узган ел "Иң яхшы авыл клубы" бәйгесендә җиңеп, 100 мең сум грантка ия булдык. Аңа бию кабинеты җиһазландырылды. Шәле - заманча цифрлы музыкаль аппаратурасы булган бердәнбер мәдәният йорты. Әлеге аппаратура залдагы микрофон һәм колонкаларны автомат рәвештә көйләү мөмкинлеге бирә. Мондый уңайлык район мәдәният йортында да юк әле",- диде ул.

Аннары депутатлар клуб бинасының икенче катында урнашкан китапханә белән танышты.
"Китапханә 2008 елдан бирле интернетка тоташкан. Бүгенге көндә 23 төрле вакытлы матбугат алдырабыз. Быел без Татарстанның милли китапханәсе белән эшли башладык. Моның өчен укучыларга бердәм укучы картасы бирелә. Аның нигезендә республиканың теләсә кайсы китапханә базасына кереп була. Бүген бу хезмәткә 1600 кеше кушылган. Әлеге карта Питрәч районында 3800 укучыга бирелгән",- диде китапханә мөдире Сиринә Кәбирова.

Авыл китапханәсе ике өлештән тора: өлкәннәр һәм балалар әдәбияты бүлекләре. Шулай ук биредә хатын-кызлар өчен "Хуҗабикә" һәм "Ромашкалар" клубы эшли.

Питрәч районы мәдәният йортлары эшчәнленге белән якыннан танышканнан соң район үзәгендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетның күчмә утырышы башланып китте.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул күчмә утырыш уздыруда Питрәч районын сайлаган өчен рәхмәт белдерде һәм районның мәдәни тормышы белән таныштырып үтте.

"Бүген без өч авылда гына булдык. Районда 73 авыл, 24 мәдәният йорты бар. Безнең максат: һәр авылдагы мәдәният учагын төзекләндерү, яңарту, икенче сулыш өрү. Шушылай аралашып, киңәшләшеп, үз алдыбызга бурычлар куеп эшләгәндә күркәм нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм",- диде ул.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев утырышны дәвам итеп, тел саклануда мәдәният учакларының әһәмиятен билгеләп үтте.

"Авылдан башка Татарстанның үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә күз алдына китереп булмый. Чын, профессиональ сәнгать - шәһәрдә дибез. Бу чыннан да шулай. Әйтик, Казанда Камал, Тинчурин, Качалов театры да, Опера һәм балет залы да бар. Авыл кешесенең карап торган бер залы ул - авыл сәхнәсе. Без авылдан һаман нидер сорыйбыз, таләп итәбез, хәзер авылның үзенә ярдәм итәр чак җитте. Мәдәният учакларының телне, милләтне, мәдәниятне саклауда өлеше әйтеп бетермәслек",- диде ул.

Разил Вәлиев комитет утырышларының ким дигәндә ике тапкыр районнарда үтүен әйтте.
"Татар тотып карамыйча ышанмый. Без дә менә бүген вәзгыятьне үз күзләребез бүген күрү өчен килдек монда. Хәл ителәсе мәсьәләләрне күреп, киләчәктә Дәүләт Советы карарларына, хөкүмәт карарларына кертеп эшләсәк, нәтиҗәле булыр", - диде Разил Вәлиев.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин авыл клублары турында тәфсилле чыгыш ясады.

“Бүгенге көндә республикада 3821 мәдәният учреждениесе бар, шуның 3288е - авылда. Иң зур күпчелекне клублар алып тора. 2016 елда Хисап палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, шуны әйтергә була: яңа клублары булган җирлекләрдә яшәүче халыкның 97 %ы мәдәният йортлары эшчәнлегеннән канәгать. Гадәттә, клубы булмаган яки ул начар хәлдә булган авыллардан зарлар килә. Канәгатьлек белдереп булмаган исемлектә хәзерге көндә 578 клуб (30,7%) исәпләнә; шуның 554е - авылларда. 111 клуб (5,7%) 1960 елга кадәр төзелгән. Аларның барысы да авылда”, - диде ул.

Министр сүзләренә караганда, Питрәч районындагы мәдәният оешмаларының торышы бөтен республикага күрсәтерлек. Монда биналарның бары тик 26,9 %ы гына капиталь ремонт сорый. Бу – 26 мәдәният йортының 7се дигән сүз.

Президентның авыл клублары салу һәм капиталь ремонт ясау программасы нигезендә, 2012 елдан башлап, республикада 257 мәдәният объекты төзелгән, 113енә капиталь ремонт ясалган. Бу эшләр барлыгы 3 млрд. сумга төшкән.

“Шулай итеп, 7 ел эчендә мәдәният учреждениеләренең 20 проценты янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп һәм хәрәкәт тоткарлыгы булган (инвалидлар, бала арбалы) кешеләр ихтыяҗына җавап бирерлек итеп төзекләндерелде.

Әгәр 2012 елда бер мәдәният учреждениесендә уртача 151 мәдәни-күңел ачу чарасы оештырылса, 2016 елда бу саен 165кә кадәр үсте”, - диде министр.

Шулай ук ул бүген республика авылларының клублар белән тулы тәэмин ителешен дә билгеләп узды. “Бүгенгә республика авыллары мәдәният йортлары белән нормадан артыграк тәэмин ителгән. Икътисад һәм социологик тикшеренүләр үзәге мәгълүматларына караганда, 31 муниципаль районда клублар белән тәэмин ителеш 130 %ны тәшкил итә. Бу шуның белән аңлатыла, клуб биналары авылда 30 ел элек, халык күп заманда төзелгән.

Без республика нормативларына таянып эш итәбез. Аның нигезендә авыл клубында 100 кешегә – 20 урын; 500дән 1000 кешегә кадәр яшәгән җирлектә 150-200 урын туры килә.

Россия мәдәният министры халык саны 1000 кешедән ким булган авылларда мәдәни-күңел ачу биналарын бөтенләй булдырмау яклы.

Әйтик, әгәр авыл җирлегенә биш авыл керә икән, аларның һәрберсендә 500 кеше яшәсә, димәк, тулы бер җирлеккә бер клуб туры килә дигән сүз. Мондый исәпләүләр белән эш итсәк, республиканың 244 мәдәният йортын ябарга туры килер иде”, - диде мәдәният министры.

Айрат Сибагатуллин республика авылларында урнашкан мәдәният йортларының халыкка уңайлы, заманча тормыш таләпләренә җавап бирерлек булуын да искәртеп узды. “Мондый шартлар булмаса, халыкны җәлеп итә алмыйбыз” дип тә өстәде.

Министр шулай ук саннар китереп, клубларның җиһазландырылуын да искә алды.
“Алда санап үтелгән, барлык төзелгән һәм ремонт ясалган клублар Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан музыкаль җиһазлар белән тәэмин ителде. 2015-2016 елларда 15 мәдәният йортына кино күрсәтү өчен кино проекциясе җайланмасы куелды. 8,5 % мәдәният йортына Интернет кертелде. 2017 елда 22 клубка яңа кәнәфиләр куелачак. Бу 6 млн сумга төшә”, - диде ул.

"Татар-информ" МА язмалары буенча
Рамил Гали фотолары