төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Таһир Һадиев: "Туфрак, җир-су һәм урманнарның бүгенге халәте борчуга сала"

14 ноябрь 2017, 17:44

Таһир Һадиев: "Туфрак, җир-су һәм урманнарның бүгенге халәте борчуга сала"
Туфрак халәтенең күрсәткечләре, биологик активлыгының кимүе җитди проблемалар барлыгын дәлилли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының утырышында билгеле булды.

2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм әлеге тармак продукция базарын көйләү өчен кабул ителгән дәүләт программасын тормышка ашыруны күзәткән Дәүләт Советы комиссиясе дә катнашты.

Чарада Татарстанның агросәнәгать комплексларындагы һәм, гомумән, авыллардагы агроэкологик вәзгыятьнең катлаулы булуы һәм бу хәлдән чыгу юллары турында сөйләштеләр. “Шикәр чөгендере, яшелчәчелек, терлекчелек продукциясен җитештерү һәрвакыт алдынгы урыннарда булды. Ләкин тормышта дөрес карарлар кабул итмәгән чаклар да була. Сүз дә юк, бүгенге көндә җитештерү мәcьәләсе әһәмиятле. Тик сыйфатлы күрсәткечләрнең, сыйфатлы продукциянең булуы тагын да мөһимрәк”, - дип сөйләде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев.

Аның сүзләренчә, туфрак, җир-сулар һәм урманнарның бүгенге халәте борчуга сала. “Көндәшлеккә сәләтле булу өчен, без сыйфатлы продукция җитештереп кенә калмыйча, аның бәясен билгели белергә тиеш. Быел без нәкъ шушы мәсьәлә белән очраштык. Кирәкле һәм күп күләмдә җитештерелгән ашлыкны сата алмыйбыз. Бу очракта “яшел икътисад” ярдәмгә килә”, - диде ул.

Утырышта шулай ук агроэкология белән “яшел икътисад” өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерларын булдыру турында да сүз барды. Мәсәлән, Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан булдырылган фәнни-белем бирү кластеры бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә. “Әлеге кластер кысаларында хәтта аерым юнәлеш булдырырга да ниятлибез. Ләкин бу өлкәдә белем бирү системасын үстерү мәсьәләсе кискен хәлдә. Президент әйткәнчә, “яшел икътисад” белем бирү-укытуга мохтаҗ. Дөрес, агрономия факультетында агроэкология буенча белем бирелә, тик бу системаны тагын да камилләштерү таләп ителә. Сүз уңаеннан, 2019 елда әлеге факультет оешканга 100 ел тула”, - диде Казан дәүләт аграр университеты профессоры Радик Сафин.

Аның фикеренчә, туфрак халәтенең күрсәткечләре, биологик активлыгының кимүе җитди проблемалар барлыгын дәлилли. “Туфрак сәламәтлеген яхшыртуның мөһим бер юнәлеше – биологизация, ягъни уңыш китерә торган агроэкологик чаралар җыелмасы. Хәзерге вакытта галимнәр игенчелек биологизациясе буенча республика программасы өстендә эшли. Аның төп юнәлеше - туфракның сәламәтлеген яхшырту”, - дип белдерде Радик Сафин.

Утырышта агроэкология белән “яшел икътисад” өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерлар булдыру турындагы мәгълүматны исәпкә алу карары кабул ителде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.