Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Депутатлар йөзләгән кеше гомерен өзгән җир тетрәү фаҗигасе уңаеннан Иран халкының кайгысын уртаклаштылар

16 ноябрь 2017, 14:25

Депутатлар йөзләгән кеше гомерен өзгән җир тетрәү фаҗигасе уңаеннан Иран халкының кайгысын уртаклаштылар
Бүген Дәүләт Советы депутатлары Разил Вәлиев һәм Рауил Рәхмәтуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында булдылар һәм Керманшах провинциясендәге йөзләгән кешенең үлеменә китергән җир тетрәү уңаеннан Кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар.

"Иран халкына төшкән тирән хәсрәтегезне уртаклашабыз, - диелә әлеге язмада. - Бу кайгылы көннәрдә Татарстан халкының йөрәге сезнең белән.
Туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләргә түземлек һәм сабырлык насыйп әйләсен иде! Имгәнүгә дучар булганнарның җәрәхәтләре тизрәк төзәлсен, дигән теләктә калабыз".

Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Әгъбали Зарч адресына кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган иде.

"Фаҗигале вакыйга нәтиҗәсендә йөзләгән кешенең үлеме һәм меңәрләгән кешенең имгәнүе турындагы мүгълүмат безнең йөрәкләрне телгәли. Иранлыларның тирән югалту хисен уртаклашабыз. Вафат булганнарның туганнарына һәм якыннарына көч һәм түземлек, ә исән калганнарга сәламәтләнеп җитүләрен телибез", - диелә телеграммада.

Матбугат хезмәте