Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл халкының эшчәнлеген арттыру өчен яңа юллар эзләргә кирәк

17 ноябрь 2017, 18:16

Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл халкының эшчәнлеген арттыру өчен яңа юллар эзләргә кирәк
Авыл җирлегендә лаеклы яшәү өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләү генә җитми. Эшчәнлекнең яңа төрләрен эзләргә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арчада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәнең пленар утырышында әйтте.


"Авыл хуҗалыгының актив эшчәнлеген тәэмин итүдә җитештерүнең башка өлкәләрен дә сынап карарга кирәк. Кемдер агач яра, пилорама тота, тәрәзә ясый, кемдер башка эш белән шөгыльләнә. Бу мәсьәләне мин Президентка да җиткерәм, Премьер-министрга да әйтәчәкмен. Моңа Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын да җәлеп итәргә кирәк. Шулай да төп өлкә булып, авыл хуҗалыгы кала бирә. Әмма авыл халкы, кызганычка, картая, мөгезле эре терлек асрау кыенлаша бара. Шуңа күрә иртәгәсе көнгә әзер булырга, башка төр эшчәнлекләрне җәелдерергә кирәк", – диде ул.

Парламент башлыгы сүзләренчә, авыл җирлеге башлыклары бер сыер асраган гаиләгә икенчесен тоту юлларын күрсәтергә, ярдәм кулы сузарга тиеш.

"Әгәр йорт хуҗасы картаеп үлә, ә тол хатыны инде ике ел буена мал тотмый икән, аны сыер асрауга күндерү матур күренеш тә түгел, кирәкми дә. Моңа көчегезне әрәм итмәгез", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук киләсе елга авыл хуҗалыгы комплексы өлкәсенә бирелүче финанс күләме кыскартылмавын, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүче программалар бетмәвен дә әйтеп узды.

Бүген Арчада узган семинар – быел авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү буенча үткәрелгән беренче төбәкара киңәшмә. Анда Арча зонасына кергән 11 район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. Алар авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү аша авыл эшмәкәрлеге үсеше проблемаларын чиште, хуҗалыкның кече формаларын үстерүдә дәүләт ярдәме, шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү темаларына фикер алышты.

Өч түгәрәк өстәл эшенең нәтиҗәләре буенча, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев чыгыш ясады. Әлеге тәкъдимнәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим ителәчәк, диелде.

Авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү буенча мондый төр киңәшмәләр республиканың тагын өч зонасында – Әлки, Алабуга һәм Тәтеш районнарында узачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары