Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



2017 елга бюджет кытлыгы планлаштырылмый

21 декабрь 2017, 14:41

2017 елга бюджет кытлыгы планлаштырылмый
Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карадылар.

Әлеге закон проекты буенча  финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.  Ул  2017 елгы бюджетының керем өлеше  6,1 миллиард сумга артачагын хәбәр итте.  Бу нигездә нефть табу тармагында салымнарның артуы белән бәйле.  

Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнар өлешен 2017 елда           415,0 млн.сумга арттыру тәкъдим ителә. Өстәмә керемнәргә бәйле рәвештә республиканың дәүләти һәм муниципаль бюджет оешмаларында матди-техник тәэмин ителешне 1,1 миллиард сумга финансларга тәкъдим ителә.

"Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 235 792,4 млн. сум, чыгымнарның гомуми күләме  – 235 792,4 млн. сум дип фаразлана. Бюджет кытлыгы планлаштырылмый, - диде Радик Гайзатуллин.  2018 һәм 2019 елларга  бюджет параметрлары  үзгәрешсез кала.

Парламентарийлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары