Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Парламент уен бизнесына салым ставкаларын арттыруны хуплады

21 декабрь 2017, 15:40

Парламент уен бизнесына салым ставкаларын арттыруны хуплады
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышында “Уен бизнесына салым ставкалары турында Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты каралды.

 

Утырыш барышында депутатлар уен бизнесына салым ставкаларын бертавыштан катгыйландырды. Парламентның Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин төзәтмәләрнең 2018 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәген әйтте. Бу ел саен республика бюджетына 17,6 млн сум күләмендә өстәмә керем җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.

“Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” 2017 елның 27 ноябрендәге 354 –ФЗ номерлы федераль закон белән 2018 елның 1 нче гыйнварыннан уен бизнесына салым түбәндәгечә арттырыла.

Тотализаторның бер процессинг үзәге өчен 50 мең сумнан 250 мең сумга кадәр;

Букмекерлык конторасының бер процессинг үзәге өчен – элекке уртача 125 мең сумнан 250 мең сумга кадәр арттырыла;

Тотализаторның интерактив ставкалар кабул итү буенча бер процессинг үзәге өчен – 3 млн сум;

Букмекерлык конторасының интерактив ставкалар кабул итү буенча бер процессинг үзәге өчен – 3 млн сум;

Тотализаторның ставкалар кабул итү буенча бер пункты өчен – 14 мең сум;

Букмекерлык конторасының ставкалар кабул итү буенча бер пункты өчен – 14 мең сум.

2016 елгы салым хисапларыннан күренгәнчә, республикада уен бизнесына 16 салым түләүче исәпләнә. Алар Татарстан Республикасы территориясендә 248 салым салу объектына ия.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары