Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Депутатлар хәйрия акциясендә катнаша

21 декабрь 2017, 15:51

Депутатлар хәйрия акциясендә катнаша
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйрия акциясендә катнашты. Сессия утырышы тәнәфесендә депутатларга һәм башка рәсми затларга чыршыга эленгән хатларны салдыру мөмкинлеге бирелде.

Рөстәм Миңнехановка Яңа елга Кыш бабайдан бүләк сораучы 5 яшьлек Данила хаты туры килде. Сүз уңаеннан, әлеге хатларны тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Дуслык” Казан социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр язган. Кыш Бабайга алар үзләренең теләк-хыялларын җиткергән.

Татарстан Президенты ачкан хатта 5 яшьлек Данила машина һәм робот сорый. Балаларны сөендерү акциясендә, шулай ук, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Кыш бабайга хат" хәйрия акциясе инде алтынчы мәртәбә уздырыла. Быел Кыш бабайга 150 бала хат язган. 27 декабрьдә “Дуслык” үзәгендә Яңа ел бәйрәмендә балаларга үзләре сораган бүләкләр өләшенер дип ниятләнә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары