Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Татарстан депутатлары "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

21 декабрь 2017, 17:12

Татарстан депутатлары "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Язылу бүләк ит” акциясе узды. Депутатлар һәм чакырылган кунаклар төрле басмаларга язылды.

Акциягә депутатлар Татьяна Ларионова, Юрий Камалтынов, Римма Ратникова,  Марат Галеев, Ринат Гайзатуллин,  Тахир Хадеев, Рифнур Сөләйманов, Ирек Салихов, Виктор Смыков, Рустам Мухамадиев, Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар кушылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Баулы картлар һәм инвалидлар йортына өч басма – “Республика Татарстан”, “Ватаным Татарстан” һәм “Сөембикә” журналын яздырды.

Әлеге проектта “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең теләсә-кайсы басмасын бүләк итеп яздырып катнашып була.

Акция бер генә ел дәвам итми. Анда һәрвакыт күренекле дәүләт һәм җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашып килә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары