Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин: "Алда бик күп эшләр тора"

26 декабрь 2017, 16:22

Фәрит Мөхәммәтшин: "Алда бик күп эшләр тора"
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бер­дәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Гражданлык университеты – Идел” мәгариф семинарында (25 – 27 декабрьдә Әлмәт районында уза) катнашучылар алдында чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар арасында – партиянең җирле бүлекләре җи­тәкчеләре, районнар активистлары, яшьләр лидерлары (барлыгы 100гә якын кеше).

“Гражданлык университеты проекты “Бердәм Россия” тарафыннан 2011 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Партия активын укыту-өйрәтүнең, квалификациясен һәм практик әзерлеген үстерүнең төбәк системасы бу. Татарстанда ул “Гражданлык университеты – Идел” итеп үзгәртелде. 

“Минем фикеремчә, иң мө­һиме – социаль проектларны тормышка ашыру күнекмәләренә, ораторлык осталыгы ысулларына өйрәнү, – дип билгеләп үтте Фәрит Мө­хәммәтшин. – “Гражданлык университеты – Идел” мәгариф семинары, “Политзавод” яшьләр проекты белән бер­рәттән, партия сафларының кадрларын камил­ләштерү өчен зур әһәмияткә ия булган проект”.

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең 2017 елдагы эшенә йомгак ясап, тулаем, уңышлы, дип бәяләде. “Алда безне Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча зур бурычлар көтә. Без бу мәсьәләгә пар­тиянең Мәскәүдә узган съездында ук актив төстә кушылдык”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәт­шин.

Россия кебек ил белән идарә итү өчен зур тормыш тәҗрибәсенә ия булырга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.

“Быел булган авырлыкларга карамастан, без бүтән альтернатива күрмибез һәм Владимир Путинны хуплаячакбыз. Без бөтен кыенлыкларны да җиңәчәкбез, моңа безнең шигебез юк. Бары бай һәм көчле төбәкләр генә илне баета ала”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры.

“Алда бик күп эшләр тора”, - дип йомгаклады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары