Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит МөхәммәтшинТөркиянең Казандагы илчесе Турхан Дильмач әфәндене кабул итте

25 декабрь 2017, 16:31

Фәрит МөхәммәтшинТөркиянең Казандагы илчесе Турхан Дильмач әфәндене кабул итте
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикада дипломатик эшчәнлеге төгәлләнү уңаеннан, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль илчесе Турхан Дильмач әфәндене кабул итте.


Дәүләт Советы Рәисе соң­гы елларда төрле өлкә­ләрдә, аеруча икътисадта, мә­гариф һәм мәдәният өлкә­лә­рендә Татарстан белән Төр­кия арасындагы элемтә­ләр­нең ныгуын басым ясап әйтте. Әмма, Фәрит Мөхәммәтшин искәр­теп узганча, ике республика арасында файдаланылмый калган мөмкин­лек­ләр дә бар әле. Аерым алганда, ул Татарстан белән Төркия арасында парламентара хез­мәттәш­лекне ныгыту зарурилыгы турында белдерде. Як­лар шулай ук республикада якын киләчәктә тормышка ашыру күздә тотылган проектлар буенча фикер алышты.

Очрашу азагында генераль илче “күңелем белән Татарстанда калам”, дип бил­геләп үтте. Фәрит Мөхәм­мәт­шин, моңа җавап итеп, Татарстанда яшәүчеләрнең  Турхан Дильмач әфәндене күрүгә һәрвакыт шат булуларын басым ясап әйтте һәм аның кыска гына вакыт эчендә татар телен өйрәнүгә ирешүенә соклануын белдерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары