төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 10 декабрь 2018
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
"Канун. Парламент. Җәмгыять." тапшыруы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
САЛИХОВ Илгиз Мисбах улы
 
САЛИХОВ Илгиз Мисбах улы
40 нчы Нурлат бермандатлы сайлау округы
Барлык депутатлар
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото















Фәрит Мөхәммәтшин республика ММЧ җитәкчеләре белән очрашты

28 декабрь 2017, 16:08

Фәрит  Мөхәммәтшин республика ММЧ җитәкчеләре белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашып, парламентның узып баручы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклашты.

Гомумән алганда, Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елны "уңышлы" дип атады. Бу елда Дәүләт Советы 10 утырыш уздырган, анда 321 мәсьәлә каралган.  92 закон кабул ителгән, аларның утызы - "база" законнары.  2017 елда Кабарда-Балкар Республикасы  һәм Кырым Республикасы парламентлары белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә,  бу елда парламент эшчәнлегендә яңалыклар  шактый.  Парламент комитетлары каршында Эксперт советлары төзелгән.  Аның әгъзалары законнар әзерләү  эшендә актив катнашалар.

Законнарны куллану мәсьәләсенә игътибар арткан,  300 дән артык закон мониторингланган.

Фәрит Мөхәмәтшин  Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән үзара хезмәттәшлекне шулай ук парламент эшчәнлегендә мөһим булуын билгеләп үтте. Бу эшчәнлек закон инициативаларын  уздыру  һәм республикага федераль бюджеттан акча җәлеп итүдә яхшы чагыла. Быел республикага 84 млрд. сум акча җәлеп ителгән.

2017 елда Татарстанга РФ Дәүләт Думасы комитетларының еш килүе күзәтелә. Уртак утырышлар, түгәрәк өстәлләр уздырылган.  «Бу  парламент эшчәнлеген тулыландыра», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе Татарстанда Россия төбәкләрендә беренчеләрдән булып граждан мөрәҗәгатьләре турында закон кабул ителүен искәртте. Республикада бердәм кабул итү көне билгеләнгән. Сишәмбе көнне барлык җитәкчеләр башка эшләрен читкә куеп торып, гозер белән килүчеләрне кабул итәргә тиешләр. Кызганыч, бу норма бөтен  җирдә дә үтәлми. 

Бу нисбәттән, түрәләр массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәкаләләргә реакциясен күрсәтергә, фикерен белдерергә тиеш, дип саный “Республика Татарстан” газетасы редакторы Александр Латышев. Аның соравы ММЧ һәм түрәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне законлаштыруга кагылышлы иде. “Тәнкыйди мәкалә язасың – түрәләр дәшми. Бәлки, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм түрәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне закон тәртибендә җайга салыргадыр”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин элек җитәкчеләрнең тәнкыйди материаллар буенча актив фикер алышканнарын билгеләп узды. “Бүген эш формасы бераз башкача”, - диде ул. Парламент башлыгы әлеге тәкъдимне кабул итте һәм аның буенча уйларга вәгъдә бирде.

Дәүләт Советы Рәисе массакүләм мәгълүмат чаралары редакторларының Татарстан Республикасында үз коллективлары белән идарә итүче аеруча абруйлы кешеләр булуын билгеләп узды. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге югары бәяләнүен билгеләп узды. “Сез - хакимияткә түгел, халыкка хезмәт итүчеләр. Сез үз тирәгездә яза, күрсәтә белә торган фикердәшләрне туплыйсыз. Бу рупорны файдага кулланырга кирәк. Беркем үз халкына начарлык теләми бит. Илдә бер генә андый җитәкче дә юк. Бәлки, кемнеңдер эше яхшырак барырга гына мөмкин”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Оппозиция сәяси яктан ышанычлы, куелган бурычларны хәл итү юлларын эзләү мәсьәләсендә конструктив булырга тиеш,  дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов соравына җавапта.

Республикада куәтле сәяси оппозиция булмау турындагы сорауга җавабында ул: “Мин һәрвакыт күппартиялелек яклы булдым. 42 партия вакытында да, хәзер теркәлгән 76 партия чорында да, ә алар сәяси процесста аз катнаша”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, оппозиция дөрес булырга, теләсә нинди парламентта тәкъдим ителгән булырга тиеш. “Мин, 90 нчы елларда Югары Советта тормыш тәҗрибәсе узган кеше буларак, бу хакта ышанычлы төстә әйтә алам. Теләсә нинди парламентта ул булырга тиеш. Чәчелгән хәлдә партия вәкилләре парламентка уза алмый. Сәяси яктан ышанычлы, куелган бурычларны хәл итү юлларын эзләү мәсьәләсендә конструктив оппозиция булырга тиеш.

Фәрит Мөхәммәтшин, оппозициягә берләшеп, законнар буенча эшләргә кирәклеген билгеләп узды. “Закон кабул иткәндә дә, кешеләр кабул итәрлек закон булырга тиеш. Шуңа күрә башка кеше тавышы, оппозициядән альтернатив фикер булу, әлбәттә, кирәк. Нәрсәдәндер сайларга кирәк бит. Бәлки, алар, чыннан да, мәгънәле тәкъдимнәр кертәдер”, - дип белдерде парламент рәисе.

“Мин оппозиция яклы, конструктив, вакыты белән кискен фикерләр яклы. Оппозицияне ишетмәү берьяклы гына законнар һәм карарлар кабул итү дигәнне аңлата. Әмма ул конструктив булырга тиеш”, - дип тагын бер кат ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

"Татар-информ" МА язмалары нигезендә әзерләнде, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Таһир Һадиев: “Тарихын белмәгән кешенең киләчәге дә юк"
"Татарстан" радиосы "Депутат каналы" тапшыруы, 27 ноябрь, 2018 ел
Сылтамалар
Парламент дәресе - 2018
2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
06
Сайттагы яңалык
03 декабрь 2018
03 декабрь 2018
23 ноябрь 2018
22 ноябрь 2018
16 ноябрь 2018
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.