Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Степашин белән очрашты

08 гыйнвар 2018, 13:34

Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Степашин белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган сәясәтче, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин белән очрашты.

Очрашуда сүз торак төзелеше һәм  Казанның 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнү турында барды.

Фәрит Мөхәммәтшин 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнү турында сөйләгәч, Степашин Казанның яхшы якка шактый үзгәрүен билгеләп үтте.

Татарстан 2017 елны уңышлы төгәлләде. Бу хакта торак төзелеше һәм социаль программаларны тормышка ашыру күрсәткечләре дәлилли. Республика парламенты башлыгы узган ел республикада 2409 мең квадрат метр торак сафка басты, еллык капиталь төзекләндерү программасы үтәлде, бер елга планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды,  дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Степашинны Татарстан башкаласы кабул итәчәк мундиаль матчларына чакырды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары