Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 13 җәмәгать судьясына таныклык тапшырды

11 гыйнвар 2018, 17:17

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 13 җәмәгать судьясына таныклык тапшырды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларын закон нигезендә гадел карарлар кабул итәргә чакырды. Ул бу сүзләрне республика парламенты бинасында Татарстан җәмәгать хөкемдарларына таныклык тапшырганда җиткерде.

“Без сезгә закон нигезендә гадел карарлар кабул итүегезне телибез”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген республиканың 13 җәмәгать судьясы таныклык алды. Аларның тугызы беренче тапкыр, дүртесе яңадан сайланган.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, җәмәгать хөкемдары эше бик зур әхлакый һәм психологик йөкләмә белән бәйле. “Бирегә хезмәткәрләр сайлау катгый, сезгә генә түгел, сезнең якыннарыгызга да таләпләр зурдан”, - дип искәртте ул.

Татарстан Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев фикеренчә, җәмәгать хөкемдарлары намуслы, гадел, принципиаль, алга омтылышлы, объектив, шәфкатьле, эмоциональ тотнаклы, эш сөючән, сабыр, сатылмый торган булырга тиеш.

Соңгы елларда җәмәгать хөкемдарлары тарафыннан 6896 җинаять эше, 243 меңнән артык гражданлык һәм административ эшләр, шулай ук 141,3 меңләп административ хокук бозулар турындагы эшләр каралган.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары