Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне уңаеннан котлавы (2018 елның 13 гыйнвары)

12 гыйнвар 2018, 14:26

Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы  Рәисе  Ф.Х.Мөхәммәтшинның  Россия   матбугат  көне  уңаеннан  котлавы (2018 елның 13 гыйнвары)
Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 1703 елның 13 гыйнварында – нәкъ 315 ел элек Россиядә “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән көн илебез журналистика тарихының башлангычы булып санала. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан расланган Матбугат көнен әлеге тармакта эшләүчеләр, матбугатны әзерләүчеләр һәм таратучылар ел саен билгеләп үтә.

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе  Матбугат көне  белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Хәзерге заманны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына да китерүе кыен. Гадәти матбугат басмалары белән бергә электрон медиа-басмалар, радио һәм телевидение, спутник һәм мобиль элемтә көндәлек  тормышка әверелде.  Алар безгә дөнья хәлләре, илебездәге һәм республикабыздагы вакыйгалар турында турыдан-туры эфирда хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәләр һәм иң әһәмиятле яңалыклар белән таныштырып торалар. Ләкин мәгълүмат киңлеге үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Ул – үз эшенә турылыклы булган чын профессионалларның тырыш, иҗади хезмәт нәтиҗәсе. Вакытлар узу белән эшләү рәвеше ничек кенә алмашынса да, сезнең иҗади осталыгыгыз, каләм үткенлеге, милләтпәрвәрлек, сәяси өлгергәнлек һәм әхлакый җаваплылык элеккечә  һөнәрегезнең асыл нигезен тәшкил итә. 

Кадерле дуслар! Россия   матбугат  көне  белән котлап, сезнең  барыгызга да бик әһәмиятле җаваплы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә турылыклы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Республика мәгълүмат чаралары белән дәүләт хакимияте органнары арасында вакыт сынавы узган эшлекле мөнәсәбәт өчен, иң актуаль һәм көнүзәк мәсьләләрне яктыртырга һәм хәл итү юлларын  табарга әзер булганыгыз һәм актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә! Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар,  күтәренке рух, бәхет һәм  исәнлек-саулык телим.