Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Римма Ратникова журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

12 гыйнвар 2018, 19:36

Римма Ратникова журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде
13 нче гыйнварда билгеләп үтеләчәк Россия матбугаты көне уңаеннан, бүген Татарстанның Журналистлар берлегендә бәйрәм чарасы узды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, тарихка күз салып, 90 нчы еллар башында Россия Журналистлары берлегенең Россия матбугаты көнен гамәлгә кую нияте белән чыгуын искәртте. “Архивларда эзләнеп, алар Петр I нең “Ведомости” газетасының беренче саны 1703 елның 13 нче гыйнварында чыкканын ачыклый. Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1991 елдан башлап бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Татарстанда инде бу традициягә әйләнде”, – дип, ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләүләргә нигез салучы булуын, аннары Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистларның һөнәри бәйрәмнәрендә һәрдаим катнашуын билгеләп узды.

Бүгенге чарада каләм ияләрен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәбрикләде. “Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика җитәкчелеге исеменнән Россия матбугаты көне белән котлыйм. Авыр һәм җаваплы эшегез һәрвакыт уңышлы барсын!” – дигән теләкләреннән башлады чыгышын. “Биредә иң иҗади, ординар булмаган кешеләр җыелган. Сезгә республика тормышын объектив яктыртканыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез безнең игътибарны да көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтәсез, без кабул итә торган карарларның мәгънәсен халыкка җиткерергә булышасыз. Халыкның республиканы ничек күрүе, Татарстанның илдә һәм халыкара киңлектә ничек тәкъдим ителүе күбесенчә сездән тора. Бурычыбыз бер: республика халкы иминлеге бәрабәренә хезмәт кую”, - дип белдерде Әсгать Сәфәров.

Президент Аппараты җитәкчесе быел Татарстан Журналистлар берлегенең 100 еллыгы уздырылуын билгеләп үтте. “Узган гасыр эчендә ул безнең республиканың абруйлы, иҗади берлеге булуга иреште. Заманча мәгълүмати сәясәткә, журналистларның һөнәри яктан үсешенә саллы өлешен кертте. Бүген Журналистлар берлеге - илебездә аеруча куәтле берләшмәләрнең берсе, күп кенә проектларыгыз федераль дәрәҗәдә дә бәяләмә таба. Моның өчен сезгә карата хөрмәтебез зур”, - диде ул.

Алга таба берничә матбугат чарасы вәкилләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Максим Богодвид фотолары