Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Депутатлар Яңа елга могҗиза бүләк итте

27 декабрь 2017, 15:55

Депутатлар Яңа елга могҗиза бүләк итте
Балачакта без барыбыз да могҗиза көтәбез, матур хыяллар белән яшибез һәм аларның тормышка ашачагына чын күңелдән ышанабыз. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларның әнә шул хыялларын чынга ашырырга ярдәм итте. Әлеге җылы, матур чара “Кыш бабайга хат” хәйрия акциясе кысаларында узды.

Мәгълүм булганча, Казанның балалар һәм яшьләр комитеты алтынчы ел рәттән “Кыш бабайга хат” акциясен оештырып килә. Узган биш ел эчендә акция кысаларында ятим, инвалид һәм аз керемле гаиләләрдә яшәүче 1378 балага тапшырылган бүләкләрнең гомуми суммасы өч миллионны тәшкил итә. Быелгы чарада да 150 бала катнашты. Шуларның 26 сы – тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Дуслык” социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр.

Әлеге чараның максаты да, бурычы да гап-гади: аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларны сөендерү. Алар Яңа елга нинди бүләк алырга теләүләрен белдереп, Кыш бабайга хат яза. Соңыннан әлеге хатлар социаль челтәрләр аша тормышка ашырыла. Шуннан соң Кыш бабай өчен язылган хатлар Казан башкарма комитеты бинасында, Дәүләт Советы фойесындагы чыршыларга эленә. Теләге булган кешеләр әлеге открыткаларны алып, балаларга бүләк ала ала. Ахырдан барлык бүләкләр дә балалар һәм яшьләр комитетында җыела һәм Кыш бабай белән Кар кызы ярдәмендә тиешле кешеләргә барып ирештерелә. Гадәттә, балалар уенчыклар, велосипед, спорт белән шөгыльләнер өчен төрле әсбаплар сорый.    
Алда язганыбызча, әлеге чарага Дәүләт Советы депутатлары да кушылды. Акция кысаларында алынган бүләкләрне Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм парламент сәркатибе Лилия Маврина  бүген балаларга “Дуслык” тернәкләндерү үзәгендә Чыршы бәйрәме вакытында тапшырды.   

– Кадерле балалар, без сезне депутатлар исеменнән Яңа ел белән котлыйбыз. Бәйрәм вакытында сезнең шат күңелле, тәртипле, акыллы, сәләтле булуыгызны шатланып карап утырдык. Шуңа күрә нәкъ менә сезне Яңа ел белән котларга килдек. Яңа ел – бөтен кеше өчен дә тылсымлы бәйрәм. Без сезнең Кыш бабайга хат язуыгызны беләбез. Әлеге хатларны Кыш бабайга тапшырдык. Ә ул бездән үзенә ярдәм итүен сорады, – диде Лилия Маврина балаларга бүләкләр тапшырган вакытта.  

"Шәһри Казан" газетасы материалы буенча, Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары