Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь Республикасының Россия Федерациясе илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белән очрашты

16 гыйнвар 2018, 15:01

Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь Республикасының Россия Федерациясе илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь Республикасының Россия Федерациясе илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белән очрашты. Очрашуда Татарстан белән Беларусь арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгыту зарурилыгы турында сүз барды.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны сәламләп,  2011 елда Казанда ачылган Беларусь Рес­пуб­ликасының РФдәге илчелеге бүлегенең ике республика арасында икътисад, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният өлкәсендә мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур этәргеч бирүен билгеләп үтте. Аның  сүзләренә караганда, республикабыз Россия – Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында “һәрвакыт төбәкчә ярдәмен күрсәтергә әзер”.

Олег Исаев әйтүенчә,  2017 елның якынча нәтиҗәләре буенча караганда, үзара товар әйләнеше 1 миллиард доллардан артыграк булган. Өстәвенә, илнең Беларусь Республикасы белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегендә Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арсында аерым әһәмияткә ия булып тора.

 «Узара хезмәттәшлек нәтиҗәседә миллионлаган эш урыннары барлыкка килде. Бу киләчәк көнгә ышаныч бар дигән сүз. Иң мөһиме - безнең сәүдә-икътисадый элемтәләребез үзара тату яшәүнең мөһимлеген күрсәтә. Бүген бу бик тә актуаль», – дип басым ясады Белорусь дипломаты һәм ике республика арасында медицина өлкәсендә дә хезмәттәшлекнең үсүен әйтте.

Олег Исаев шулай ук  26 апрельдән  «Белавиа» авиакомпаниясенең Минск белән Казан арасында атнага дүрт тапкыр очыш ясаячагын белдерде. «Бу безнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне генә ныгытып калмыйча, туризм өлкәсендә дә мөмкинлекләр ачар дип өметләнәм», – диде ул.

Бу елның  апрель аенда Белорусиядә Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру ниятләнә. Фәрит Мөхәммәтшин бу чараларның ике арада мөнәсәбәтләрне ныгытуга яңа дәрт бирәсенә ышаныч белдерде.

Очрашу ахырында Дәүләт Советы Рәисе ике республика арасында парламентара мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген белдерде.  «Элемтәләрнең көчәюе Россиянең дә, Беларусиянең дә абруен арттыруга хезмәт итәр», – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Беларусь Республикасының Татарстандагы мәртәбәле илчесе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Сергей Маруденко, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары