төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин «Япония курчаклары» күргәзмәсен ачуда катнашты

18 гыйнвар 2018, 19:16

Фәрит Мөхәммәтшин «Япония курчаклары» күргәзмәсен ачуда катнашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Япония курчаклары» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Япония илчелеге ярдәмендә оештырылган бу күргәзмә Росииядә узучы Япония көннәре кысаларында оештырылган беренче чаралардан санала.

Кунакларны шәхсән үзе һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә Россия һәм Япония лидерлары арасында сәяси диалогның, шулай ук парламентара мөнәсәбәтләрнең актив рәвештә үсүен билгеләп үтте. «Япония курчаклары» күргәзмәсенең меңъеллык Казанга килүе Татарстанның дөнья мәдәнияте үсешенә керткән өлешен бәяләү булып тора», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм әлеге чарада катнашучы Япония фондының Мәскәү бүлеге мөдире, Япониянең Россия Федерацияседәге Илчелеге Киңәшчесе Масакадзу Такахасига бу күргәзмәне беренчеләрдән булып нәкъ менә Казан каласында оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

«Мәдәниятләр диалогы һәрвакыт зарури, чөнки ул дәүләтләр арасындагы мәнәсәбәтләрне ныгытуга саллы өлеш кертә. Япон мәдәнияте хакында әйтсәк,  анда япон рәссамнарының һәм осталарының рухы чагылыш тапкан. Без бу күргәзмәне республикабыз халкы һәм килгән кунаклар күпләп карасыннар иде дигән теләктә калабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Масакадзу Такахаси әфәнде чарада катнашучыларга күргәзмәгә игъбар күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерде. Ул Россиядә Япония фондының чит илләрдә япон мәдәниятен тарату белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма икәнен әйтте.

«Курчаклар Япониядәге көндәлек тормышта аерылгысыз урын алып тора.  Япониянең төрле өлкәләрендә курчаклар ясауның үз традицияләре бар. Алар шулкадәр күп ки, хәтта Японияне "курчаклар патшалыгы" дип атыйлар. Бу күргәзмәне караучылар әлеге экспонатлар белән танышканнан соң Япониянең рухын тоя алсыннар иде дип телим»,  – диде Масакадзу Такахаси әфәнде һәм мондый чаралар киләчәктә ике ил арасында үзара аңлашып яшәүгә хезмәт итәр дигән ышанычын белдерде.

Япониянең бүгенге көн мәдәниятендә дә курчаклар элеккечә зур әһәмияткә ия. «Хәзинә» галереясына куелган экспозициядә курчакларның җитмешләп төре тәкъдим ителгән, күргәзмә февраль ахырына кадәр эшләячәк. Анда бүгенге көн осталарыннан Мицухар Катаок, Иппо Охаси, Хидзё Танак һәм башкаларның эшен күрергә мөмкин.

Фәрит Мөхәмәтшин Япониянең Россия Федерацияседәге Илчелегенә  «Җир хартиясе»ен бүләк итте, соңыннан Япониянең Россия Федерацияседәге Илчелеге Киңәшчесе Масакадзу Такахаси әфәнде, ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры Розалия Нургалиева озатуында экспозиция белән танышты.

2016 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннның эшлекле сәфәреннән соң Россия белән Япония арасында мөнәсәбәтләр яңа импульс алды. Ике ил арасында парламентара мәнәсәбәтләр дә үсә. Шушы арада РФ ФҖ Федерация Советы линиясе буенча парламент делегациясенең Япониягә визиты ниятләнә. Делегация составында ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.