Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин депутат таныклыклыклары тапшырды

19 гыйнвар 2018, 12:06

Фәрит Мөхәммәтшин депутат таныклыклыклары тапшырды
19 гыйнварда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин респу лика парламентының өч депутатына таныклыклар тапшырды. Елена Минаковага депутат таныклыгы аңа бердәм республика сайлау округыннан "Бердәм Россия" партиясе исемлеге буенча депутат мандаты тапшырылу нәтиҗәсендә бирелде. Шулай ук яңа таныклыкларны парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе һәм рәисе урынбасары итеп сайланган Марат Галев һәм Камил Садриев алдылар.

Таныклыклар тапшырганда Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының депутатлар корпусына югары бәя бирде. Марат Галиев белән Камил Садриевка мөрәҗәгать итеп, ул закон чыгару өлкәсенең икътисадый юнәлештә киләчәктә дә нәтиҗәле һәм ышанычлы булачагына ышаныч белдерде. Елена Минаковага парламент җитәкчесе республиканың иң югары вәкиллекле дәүләт органы депутаты сыйфатында уңышлар һәм актив эшчәнлек теләде.

 

Елена Минакова - КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты, география фәннәре кандидаты.  2006 - 2015 елларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайланган, 2006 елдан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.

 

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте