Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәмәтшин РФ ФҖ Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Валерий Рязанский белән очрашты

19 гыйнвар 2018, 15:32

Фәрит Мөхәмәтшин РФ ФҖ Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Валерий Рязанский белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин эш бүлмәсендә РФ ФҖ Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Валерий Рязанский белән очрашты. Мәртәбәле кунак Татарстанга ирекле халык дружиналарының һәм медицина айныткычларының эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан килгән.

Валерий Рязанский әйтүенә караганда, ирекле халык дружиналары һәм медицина айныткычлары эшчәнлеген оештыру буенча республика законнары  федераль закон чыгаручыларда зур кызыксыну уяткан. Аны ТР Эчке эшләр министрлыгы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының  уртак эшчәнлеген оештыру, 2017 елның июлендә кабул ителгән,  җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган затларга махсус учреждениеләрдә ярдәм күрсәтү вәкаләтләрен муниципаль  район һәм шәһәр округларына бирүче республика законына карата халыкның мөнәсәбәте кызыксындыра. 

Фәрит Мәхәммәтшин әйтүенчә, айныткычлар булдыру тәкъдимен республикада яшәүчеләр күтәреп чыккан. Парламент башлыгы бу тема буенча РФ ФҖ Федерация Советынында фикер алышу файдалы булыр иде дигән фикердә. Бу очракта, һичшиксез,  регионнарның уртак карашы барлыкка килер иде.

Халык дружиналары хакында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин  республика районнарында һәм шәһәрләрендә бу эшкә 20 меңнән артыграк кешенең җәлеп ителүен әйтте. Аларның тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү, матди якларын кайгыру,  дружинникларны кызыксындыруга кагылышлы сораулар хәл ителгән. Парламент башлыгы дружинниклар сафына студентларны тагын да ныграк җәлеп итү кирәклегенә басым ясады.

Очрашуда РФ ФҖ Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Людмила Кононова, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов катнаштылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары