Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Япониядә эш сәфәрендә

23 гыйнвар 2018, 12:58

Фәрит Мөхәммәтшин  Япониядә эш сәфәрендә
Бүген, 23 гыйнварда, Татарстан парламенты башлыгы, РФ закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Япониягә эш сәфәре башланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе РФ ФҖ Федерация Советының парламент делегациясе составында Хоккайдо префектурасы губернаторы Харуми Такахаси чакыруы буенча Токио, Саппоро һәм Хакодатэ шәһәрләрендә булачак. Россия делегациясен РФ ФҖ Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитет рәисе Константин Косачев җитәкли.

Сәфәрнең максаты – Федерация Советының рус-япон парламентара һәм регионара хезмәттәшлекне үстерү буенча  Консультатив совет утырышында һәм Япония Парламенты Киңәшчеләр палатасының рус-япон "Бәхәс клубында" катнашу.

2016 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннның эшлекле сәфәреннән соң Россия белән Япония арасында мөнәсәбәтләр яңа импульс алды. Ике ил арасында парламентара мәнәсәбәтләр дә үсә. Россия парламенты палаталары вәкилләре япон коллегалары белән даими очраша башлаганнар.  120 депутатны берләштерүче Япония-Россия  дуслыгы парламент ассоциациясе уңышы эшләп килә.  

Болардан тыш быел Россиядә Япония елы, ә Япониядә Россия елы уздырылачак. Бу чаралар ике ил арасында төрле тармактагы элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертәчәк.  Россиядә Япония елының тантаналы ачылышы бу елның май аенда булачак. 

Россиядә Япония елы кысаларында уздырылучы мәдәни чаралар инде регионнарда башланып китте. 18 гыйнварда Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясында  «Япония курчаклары» күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә борынгы япон дәүләтенең милли сәнгате белән танышу мөмкинлеген бирә.

Россия делегациясенең Япониягә эшлекле сәфәре  27 гыйнварда төгәлләнә.

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте