Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Азнакайда сугыш чоры хатларын укыдылар

26 гыйнвар 2018, 16:16

Азнакайда сугыш чоры хатларын укыдылар
Бүген Азнакай балалар иҗаты үзәгендә “1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" дип исемләнгән чара үтте. Бу кичә һәркемнең йөрәген тетрәндерде, хәтерләрдә дәһшәтле сугыш чоры вакыйгаларын яңартты. Чарада ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев катнашты.

Әлеге акция “Бердәм Россия” сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән “Тарихи хәтер" проекты кысаларында республикабызның төрле шәһәр-районнарында үтә. Әлеге чарада район мәктәпләре укучылары, укытучылар, мәктәп музейлары  хезмәткәрләре, ветераннар, сугыш чоры балалары катнаша.  Бүген эстафетаны азкнакайлылар Ютазы районыннан кабул итеп алды.

Азнакай район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Таһир Һадиев үз чыгышларында әлеге чараның мөһимлеген билгеләп уздылар. 

Бөек Җиңү яуланганга инде 73 ел үтсә дә, солдатларның туган иленә,  якыннарына фронттан язган өчпочмаклы хатлары бүгенге көнгәчә кадерләп саклана.

Азнакай районнан сугыш чорындагы  49 хатның күчермәсе ТР Милли архивына җибәрелгән. Хатлар электрон рәвештә архив порталында урнашачак. Аларның күпчелеге Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда сакланган хатлар. Калганннары район  мәктәпләре музеейлары фондыннан алынган.  Шушы хатларның эчтәлеге белән таныштырган сугыш чоры балалары  - хезмәт ветераннары Диләрә Сафина һәм Җиләк Иванованың чыгышларын зал тын да алмый тыңлады. Бу минутларда бик күпләр күңеленнән генә үзенең якыннарын  – фронтта дошманнарга каршы көрәшкән әтиләрен, бабайларын, якыннарын күз алдына китереп утыргандыр. Ул чорларның шаһиты булган өлкәннәрнең күзләрендә яшь бөртекләре чалынды.   

Кичә барышында укылган хатлар, яңгыраган сугыш чоры җырлары, театральләштерелгән күренешләр – барысы да әнә шул чорның кайтавазы булып яңгырады.

“Тарихи хәтер" акциясен Азнакай Бөгелмә районына тапшырды. 

Эльвира Төхфәтуллина, ТРК "Азнакай"