Фәрит Мөхәммәтшин Юстиция министрлыгын мониторинг эшен көчәйтергә чакырды
29 гыйнвар 2018, 19:38
Бүген Казанда Татарстан Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе булып узды. Анда ведомствоның узган елдагы эшенә йомгак ясалды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин Юстиция министрлыгының үзе алдына куелган бурычларын уңышлы төстә тормышка ашырып килүен, ТР Хөкүмәте аша Дәүләт Советының законнар иҗат итү эшчәнлегендә актив катнашуын билгеләп үтте. “Кабул ителгән законнарның муниципаль шәһәрләр һәм районнардагы үтәлешенә карата игътибар көчәйтелә”, – дип басым ясап әйтте парламент җитәкчесе.
Дәүләт Советы Рәисе халыкның хокукый яктан аң-белемен яңа биеклеккә күтәрү зарурилыгын белдерде. Бу гражданнарыбызның гамәлдәге законнарны һәм норматив документларны үтәвендә турыдан-туры чагылыш табачак, диде ул.
“Әмма кайбер проблемалар да бар. Кызганычка, прокуратурадан бер районда – бер, икенче районда икенче норматив документның юкка чыгарылуы, кайдадыр аларның вәкаләтләрне арттырып кабул ителүе турында мәгълүматлар кергәли. Боларны прокуратураның ачыклавы урынына, Юстиция министрлыгында анализлап, кирәк булган очракта, норматив документ прокуратура һәм судка барып җитмәсен өчен, чаралар күрү яхшырак булыр иде”, – дип искәртте парламент башлыгы.
Үз чыгышында Татарстан Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин министрлыкның 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Узган ел министрлык республиканың башкарма органнарыннан 729 норматив хокукый акт теркәгән. 77 акт аларны эшләүчеләргә кире кайтарылган. Җиде министрлыкта тикшерү уздырылган, дәүләт теркәве булмаган 11 акт ачыкланган.
Министр республикада ришвәтчелек профилактикасы буенча, шул исәптән нормалар булдыру эшчәнлеге буенча да, даими чаралар тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Анда аерым урынны норматив хокукый актлар һәм проектларның ришвәтчелеккә каршы бәйсез экспертизасы алып тора.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары
|