Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Татарстанда унөч федераль партия проекты гамәлгә ашырылачак

31 гыйнвар 2018, 18:23

Татарстанда унөч федераль партия проекты гамәлгә ашырылачак
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 14 оптимальләштерелгән федераль партия проектының 13ен гамәлгә ашырачак. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән Төбәк сәяси советының 31 гыйнвардагы беренче утырышында шундый карар кабул ителде.

2017 елда федераль проектлар 26 иде. Партиянең XVII съезды кысаларында «Бердәм Россия» Генераль советы Президиумы проект эшчәнлегенең форматын үзгәртү турында белдерде.

«Бу – кайсыдыр проектның ябылачагын аңлатмый. Биредә сүз юнәлеше буенча бер-берсенә якын торган проектларны берләштерү хакында бара. Партия проектлары барлык төп юнәлешләр дә сакланырлык итеп оптимальләштерелде», - дип билгеләп үткән иде «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре вазифаларын башкаручы Андрей Турчак.

«Балалар спорты», «Бердәм ил – үтемле мохит», «Сәламәт киләчәк», «Үсеш локомотивлары» кебек партия проектлары эреләндерелде. Үзгәрешләр «Имин юллар» проектына да кагылды.

Казан мэры Илсур Метшин «Кече шәһәр парклары» проекты белән берләштерелгән «Шәһәр мохите» проектының координаторы итеп билгеләнде.

Узган елда «Тарихи хәтер» проектын алып барган ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Ныклы гаилә» проектының координаторы булды.

Татарстан өчен яңа проект та бар. «Россия авылы» дигән әлеге проект федераль дәрәҗәдә 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин проектның төбәк координаторы итеп билгеләнде.

13 федераль проекттан тыш, 2018 елда Татарстанда тагын 6 төбәк партия проекты гамәлгә ашырылачак.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары