Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин Апас район Советы утырышында катнашты

02 февраль 2018, 16:00

Фәрит Мөхәммәтшин Апас район Советы утырышында катнашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас районында эш сәфәрендә булып, Апас район Советы утырышыда катнашты. Чарада районның 2017 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде. Парламент башлыгы утырышка кадәр туган як музееның яңа бинасын карады.

Музей директоры Рәмис Ногманов Дәүләт Советы Рәисенә яңа бинада палеонтология бүлеге урнашачак дип белдерде. Биредә кайчандыр бу төбәктә гомер иткән хайваннарның карачкылары куелачак. Экспонатлар белән танышканнан соң Фәрит Мәхәммәтшин муниципаль туризмга игътибар арттыру кирәклегенә басым ясады. Утырышка кадәр ул җирле товарлар куелган күргәзмә белән дә танышты.

Апас районының 2017 елдагы социаль-икътисадый үсеш  нәтиҗәләре турында  район башлыгы Рәшит Заһидуллин нотык тотты.  Ул узган елның алар өчен  уңышлы булуын билгеләп үтте.

2017 елда районда 7 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Бу 2016 ел белән чагыштырып караганда  9 % ка артык.

 - “Вамин“ ачык акционерлык җәмгыятенең  банкротлыкка чыкканнан соң сөт комбинаты ябылды. Шулай ук Каратун ашлык кабул итү пункытының он җитештерү коплексының туктавы районнын социаль – икътисади усешенэ тискәре йогынты ясады, - диде район башлыгы. - Бу предприятиеләр эшләп киткән очракта күрсәткечләребез тагын да яхшырыр иде".

Рәшит Заһидуллин авыл хуҗалыгы тармагының хәле турында тәфсилләп сөйләде.  Узган елда бу тармакта 2 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. 2018 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлек саны 19 771 баш булган. Район башлыгы шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең саны артты, дип белдерде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 19 мең сум тәшкил итә.

Рәшит Заһидуллин төзелеш, юл хуҗалыгы һәм  мәгариф өлкәләрендә  күрсәткечләрнең артуын әйтте. Әмма районда халык санының кимүе күзәтелә. Соңгы биш елда 1162 кешегә кимегән.  Район башлыгы, бу хәлдән чыгу өчен, яшь белгечләрне авылларда калдыру  буенча махсус программа кабул итү зарурлыгын белдерде.

Рәшит Заһидуллин узган елда район Советы утырышында халыктан Дәүләт Советы Рәисенә  яр буйларын төзекләндерүгә ярдәм итүгә кагылышлы берничә наказ булуын искә алды һәм аларны тормышка ашыруда ярдәм итүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Быел исә халык җыеннарында берничә авылда мәктәп автобуслары эшен оештыру мәсьәләсе күтәрелгән.

Район башлыгы чыгышын тыңлап фикер алышканнан соң, Апас район Советы җирле үзидарә органнарына  халыкның тормыш дәрәҗәсен төшерүгә юл куймаска тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүз алып,  республика җитәкчелегенең муниципалитетларның вәкиллекле органнарының хисап сессияләренә  бик җаваплы каравын әйтте. "Без узган елда нәрсәләр эшләнүен яисә эшләнеп бетмәвен белү,  районнарның мөмкинлекләрен  барлау өчен нәтиҗәләр ясыйбыз һәм шулардан чыгып республиканың киләчәккә социаль-икътисадый үсеш юлын тәгаенлибез", - диде ул һәм төп бурычларның ТР Президенты тарафыннан Дәүләт Советына юлламада билгеләнүен әйтте.   

Парламент башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында керемнең 2016 елга караганда шактый артуына, 2 млрд. сумга җитүенә игътибар юнәлтте. "Бу начар нәтиҗә түгел, тышкы тирбәнешләрнең район икътисадына йогынтысы көчле булмавын дәлилли", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы районның икмәк җыюда да  республика дәрәҗәсеннән  артыграк булуына басым ясады - бер гектардан 36,1 центнер җыелган (ТР буенча – 32,0 ц/га).

Дәүләт Советы Рәисе район халкын Татарстанның социаль-икътисадый  үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика икътисады үсештә, тулаем региональ продукт 2,13 триллион сум тәшкил итә,  2016 ел белән чагыштырганда үсеш - 3 процент; сәнәгать җитештерүе 2 триллион 167 миллиард сумлык;  2017 елда республикада  2,41 миллион кв.м. торак төзелгән, аның 526,1 мең квадрат метры – социаль ипотека буенча. Идел буе регионнары арасында республика төп күрсәткечләр буенча лидер булып тора. "Республикада куәтле икътисадый база төзелде, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз", - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада социаль программаларның уңышлы эшләвен әйтте. Узган елда 37 программа кысаларында  44 млрд. сумлык 3 122 объект төзелгән. "Без авыл җирләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүне яхшыртуда  җитди адым ясадык. 2018 ел бюджеты шактый зур кытлык белән кабул ителүгә дә карамастан, Татарстан Президенты республиканың авыл районнарында эшләүче программаларны кыскартмау бурычын куйды", -  диде ул.

Чыгыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе чарада катнашучыларның игътибарын 2018 елда булачак Россия Президентын сайлаулар мәсьәләсенә юнәлтте. Әзерлек барышын бөтен дөнья кызыксынып күзәтә, диде ул.  "Бу сайлаулар да, башкалары кебек үк гадел узарлар дип уйлыйм.  Президент сайлауларына без аеруча җаваплы карыйбыз", - дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары.