төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 18 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото






Фәрит Мөхәммәтшин: "Нурлат районы республиканың "президент" программаларын тормышка ашыруда аеруча актив катнаша"

08 февраль 2018, 17:39

Фәрит Мөхәммәтшин: "Нурлат районы  республиканың "президент" программаларын тормышка ашыруда аеруча актив катнаша"
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатта эш сәфәрендә булды. Ул берничә сәнәгать мәйданында булды, җирле җитештерүчеләр чыгарган товарлар күргәзмәсен карады, Нурлат район советы сессиясе эшендә катнашты. Чарада районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше буенча нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2018 елга бурычлар куелды. Сессиядә район башлыгы Равил Кузюровның үз вазифасыннан азат итүләрен сорап язган гаризасы да каралды. Совет карары нигезендә Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Алмаз Әхмәтшин билгеләнде.

Көннең беренче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин "Төрнәс" сәнәгать паркында булып,  тегү  цехы эшчәнлеге белән танышты. Бүгенге көндә бинаның беренче катында 15 эш урыны булдырылган.  Алдагы ике елда оекбашлар җитештерүне башларга ниятләп торалар.  Ул вакытта 180 эш урыны булачак дип фаразлана.  "Төрнәс" паркында полиэтилен капчыклар чыгару,  яшелә  үстерү һәм аны консервлау юнәлешендә эшләүче дүрт резидент җәлеп итү дә ниятләнә.  Бу проектны тормышка ашыру өчен 150 миллион сум кирәк. Проект 350 эш урынына исәпләнгән. Фәрит Мөхәммәтшин  проект тормышка ашкан очракта республикада үз кулланучысын табар дигән ышаныч белдерде.

Аннан соң парламент башлыгы «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис»  филиалы эшчәнлеге белән танышты һәм җирле җитештерүчеләр чыгарган товарлар күргәзмәсен карады.

Сессиядә районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше һәм 2018 елга бурычлар  буенча район башлыгы Равил Кузюров чыгыш ясады.  Узган елда районнар арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында Нурлат бер баскычка күтәрелеп 10 урынга менде.

Тулай төбәк  продукты якынча исәпләүләр буенча  44,3 млрд. сум тәшкил итә. Үсеш - 101,6 процент. Район иктисадына нефть табучылар саллы өлеш кертә.  Узган елда 2,7 млн. тонна нефть  чыгарылган.

Равил Кузюров районга  инвестицияләр җәлеп итү беренчел максатлардан дип белдерде.  Узган елда җәлеп ителгән инвестицияләр күләме - 15,9 миллиард сум.

Район башлыгы белдергәнчә, узган елда районның авыл хуҗалыгы тармагы 3,6 миллиард сумлык товар җитештергән.  Шикәргә һәм көнбагышка бәяләр төшү нәтиҗәсендә 300 миллион сум тирәсе акча керми калган. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны арткан, 10 650 баш булган. "Мини-фермалар кору буенча республика программасы зур ярдәм булды,  бу программадан барлыгы  38 гаилә, узган елда исә  17 гаилә файдаланды ", - дип билгеләп үтте район башлыгы. 

Сессиядә  район башлыгы Равил Кузюровның  үз вазифасыннан азат итүләрен сорап язган гаризасы да каралды. Ул моның сәбәбен  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлаткан. "Көне-төне иртәдән кичкә кадәр эшләдек. Безгә нәтиҗәләр өчен оят түгел, дип ышанам. Ярдәмегез өчен рәхмәт", - дигән Кузюров.

Фәрит Мөхәммәтшин үзара салымга бәйле рәвештә, халык белән тыгызрак элемтәдә торырга киңәш итте. “Нурлатта – 2,9 миллион сум, ә республикадагы башка районнар исә уртача 3,5 миллион сумнан күбрәк акча җыйган. Районда яшәүчеләр арасында аңлату эшләрен яхшырак оештырырга кирәк”, – диде парламент җитәкчесе. Ул Хөкүмәт эшенә күчүче Кузюровка район башлыгы вазыйфасында нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен  җиткерде.

Сессиядә Алмаз Әхмәтшин Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Алмаз Әхмәтшин чыгышы белән Нурлат районыннан.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты тәкъдиме белән, Алмаз Әхмәтшинның Нурлат районына эшкә җибәрелүен әйтте. "Миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтемне белдерәм. Нурлат районы һәрвакыт югары потенциалы белән аерылып торды. Республика җитәкчелегенең һәм район халкының районга карата югары планка куюы объектив та. Безнең район өметләрне һәрвакыт аклап килде. Киләчәктә депутатлар корпусына, район активына таянып, югары күрсәткечләргә ирешергә тырышырбыз", - дип белдерде Алмаз Әхмәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Нурлат районының республика "президенты" программаларында актив катнашуын билгеләп үтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.