“Мәрхәмәт” берләшмәсе депутатлары “кеше капиталы” турында сөйләште
19 гыйнвар 2018, 14:59
Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсеел саен аерым бер юнәлеш белән эшли. Әйтик, 2016 елда – картлар йортларына, 2017 елда балалар йортларына зур игътибар бирелгән.
Быел алар сабыйлар өчен эшли торган тернәкләндерү үзәкләрен барламакчы. Максатлары – республикадагы демографик хәлне яхшырту белән беррәттән, дөньяга теге яки бу авыру белән килгән сабыйларны вакытында күзәтү астына алу.
– Демографик хәлгә килгәндә, күрсәткечләр кими торган районнар күп. Иң күп бала Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Камада туган. Әмма балалар саны арту гына түгел, аларның сәламәтлеген дә кайгыртырга кирәк. Дәүләт бу яктан гел ярдәм итеп килә. 2018 елда да бик күп программалар эшли башлады. Әйтик, беренче балага бирелә торган өстәмә пособие барлыкка килде. Республикада яшәүчеләрнең тормышын яхшырту турында киңәшләшү өчен төрле чаралар уздырабыз, семинарлар үткәрәбез, – ди Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
Бүгенге семинар Татарстанның социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә кагылышлы иде. Депутатлар “кеше капиталы” турында сөйләштеләр. Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин республикадагы икътисадый хәлләргә тукталды.
– Бездә 25 ресурс үзәге эшли. Анда 13 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше белем алды. Сәламәтлек өлкәсендә дә саннар сөендерә. Кешенең уртача гомере 73,5кә җиткән. Узган ел Татарстанның барлык хастаханәләрендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды, – ди ул. – Әмма заманалар гел үзгәреп тора. “Стратегия – 2030” программасына да яңалыклар кирәк. Әле кайчан гына кәрәзле телефоннарыбыз юк иде, хәзер ансыз яши алмыйбыз. 15 елдан соң “оча торган” таксида йөрмәбез дип кем әйтә ала.
Быелдан беренче бала тугач бирелә башлаган пособие турында аңлап бетермәүчеләр дә бар. Бу акча бөтен кешегә дә тиеш дип уйлаучылар да шактый. Әгәр гаиләдә һәр җан башына 13 мең 713 сум акча чыкмый икән, бу гаилә әлеге пособиене алуга өметләнә ала. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде. Сер түгел, акча бирәләр икән, дигән сүз бөтенебезне дәртләндерә. Андый хәбәрдән соң халык “селкенеп” куя. Әмма кеше дәүләттән ярдәм сорыймы икән? Сораган очракта бирүчесе бармы? Әлеге семинардан соң күңелдә әнә шундый сораулар барлыкка килде. Юкка гына түгел. Әйтик, Яшел Үзәндә халыкка социаль ярдәм күрсәтү 5 процент башкарылса, Мамадышта бу сан – 8 процент. Әмма шул ук вакытта Баулы, Кама Тамагы, Әлки районнары бу эшне 33-36 процентка башкара.
– 2015 елда республикада халыкның 22 процентына адреслы ярдәм күрсәтелсә, хәзер ул сан 71 процентны тәшкил итә. Бу – 1 миллион 200 мең кеше дигән сүз. Хәзер җылылык өчен субсидия алу да җиңеләйде. Республикада кешеләргә ярдәм итү йөзеннән 79 төрле түләү башкарыла. Шуның 64енә кешенең хезмәт хакы турында белешмә кирәкми, – ди Эльмира Зарипова.
1 гыйнвардан беренче балага бирелә торган пособиегә быел тәрбиягә бала алучылар да өметләнә ала. Аның күләме – 8 мең 490 сум. Республикада мондый гаиләләр 4 мең 600 тирәсе. Шул максатларда 21 млрд сум акча тотылачак. Бүген ул акчага дәгъва кылучылар да бар. Әйтик, Балтачта – ике, Баулы һәм Әлмәттә берәр гаилә гариза биргән.
Министрны авыр хәлдә яшәүче гаиләләр проблемасы, аеруча анда тәрбияләнүче балалар язмышы борчый. – Республикада социаль яктан имин булмаган дип саналган 1 мең 105 гаилә бар. Эшләмиләр, шуңа акчалары да юк. Димәк, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары да җыелган. Эшкә урнашу проблемасы һаман да актуаль. Аеруча физик мөмкинлеге чикле кешеләрне алырга теләмиләр. Республикада 287 меңнән артык инвалид бар. Шуның 92 меңе эшли. Ә менә 195 меңенә эш юк. Физик мөмкинлеге чикле кешеләргә эш бирүчеләр арасында Аксубай, Кукмара, Бөгелмә, Зәй районнарын үрнәк итеп куярга була. Яңа Чишмә, Питрәч, Апас, Тәтеш районнары – “кара исемлек”тә. Биредә инвалидлар эшкә урнаштырылган дип хисап тотылса да, алар исәптә булса да, санда юк, ди министр.
“Мәрхәмәт” оешмасы кешеләр язмышына бервакытта да битараф түгел. Аеруча өлкән буын вәкилләре турында онытмыйлар. Депутатлар, ветераннар госпиталенә, районнарда урнашкан картлар йортларына барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайттылар. Узган ел 32 миллион сумга 17 приют капиталь төзекләндерелгән. Чиратта – тернәкләндерү үзәкләре. Күп кенә әти-әниләр аякка бастырыйм дип, сабыйларын башка шәһәрләргә, күрше өлкәләргә йөртәләр. Быел эшләнәсе эшләр бу хәлләргә чик куяр төсле.
– Быел 13 тернәкләндерү үзәгендә эшләр башлана. Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Чаллы, Казан шәһәрләрендә урнашкан үзәкләрне яңартырга исәплибез. Максатыбыз – балаларга дәваланыр өчен уңайлыклар тудыру, – ди Эльмира Зарипова.
“Ватаным Татарстан" газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары
|