Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






“Мәрхәмәт” берләшмәсе депутатлары “кеше капиталы” турында сөй­ләште

19 гыйнвар 2018, 14:59

“Мәрхәмәт” берләшмәсе депутатлары “кеше капиталы” турында сөй­ләште
Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсеел саен аерым бер юнәлеш белән эшли. Әйтик, 2016 елда – картлар йортларына, 2017 елда балалар йортларына зур игътибар бирелгән.

Быел алар сабыйлар өчен эшли торган тернәк­лән­дерү үзәкләрен барламакчы. Максатлары – республикадагы демографик хәл­не яхшырту белән беррәттән, дөньяга теге яки бу авыру белән килгән сабыйларны вакытында кү­зәтү астына алу.

– Демографик хәлгә кил­гәндә, күрсәткечләр кими торган районнар күп. Иң күп бала Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Камада туган. Әмма балалар саны арту гына түгел, аларның сәла­мәт­леген дә кайгыртырга кирәк. Дәүләт бу яктан гел ярдәм итеп килә. 2018 елда да бик күп программалар эшли баш­лады. Әйтик, беренче балага бирелә торган өстәмә пособие барлыкка килде. Республикада яшәүчеләрнең тормышын яхшырту турында киңәшләшү өчен төрле чаралар уздырабыз, семинарлар үткәрәбез, – ди Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Бүгенге семинар Татар­станның социаль-икъти­са­дый үсеш стратегиясенә кагылышлы иде. Депутатлар “кеше капиталы” турында сөй­ләштеләр. Татарстан икъ­тисад министры урынбасары Олег Пелевин республикадагы икътисадый хәл­ләргә тукталды.

 – Бездә 25 ресурс үзәге эшли. Анда 13 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше белем алды. Сәламәтлек өлкәсендә дә саннар сөендерә. Кеше­нең уртача гомере 73,5кә җиткән. Узган ел Татар­стан­ның барлык хастаханәлә­рендә капиталь төзек­ләнде­рү эшләре башланды, – ди ул. – Әмма заманалар гел үз­гәреп тора. “Стратегия – 2030” программасына да яңа­лыклар кирәк. Әле кайчан гына кәрәзле телефоннарыбыз юк иде, хәзер ансыз яши алмыйбыз. 15 елдан соң “оча торган” таксида йөр­мәбез дип кем әйтә ала.

Быелдан беренче бала тугач бирелә башлаган пособие турында аңлап бетер­мәү­челәр дә бар. Бу акча бө­тен кешегә дә тиеш дип уй­лау­чылар да шактый. Әгәр гаи­ләдә һәр җан башына 13 мең 713 сум акча чыкмый икән, бу гаилә әлеге пособие­не алуга өметләнә ала. Бу хакта Та­тарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау ми­нис­тры Эль­­мира Зарипова җит­кер­де. Сер түгел, акча бирә­ләр икән, дигән сүз бө­те­небезне  дәрт­ләндерә.  Андый хәбәр­дән соң халык “селкенеп” куя. Әмма кеше дәүләт­тән яр­дәм сорыймы икән? Сораган очракта бирүчесе бармы? Әлеге семинардан соң кү­ңелдә әнә шундый сораулар барлыкка килде. Юкка гына түгел. Әйтик, Яшел Үзән­дә халыкка социаль яр­дәм күр­сәтү 5 процент башкарылса, Мамадышта бу сан – 8 процент. Әмма шул ук вакытта Баулы, Кама Тамагы, Әлки районнары бу эшне 33-36 процентка башкара.

– 2015 елда республикада халыкның 22 процентына адреслы ярдәм күрсәтелсә, хәзер ул сан 71 процентны тәш­кил итә. Бу – 1 миллион 200 мең кеше дигән сүз. Хә­зер җылылык өчен субсидия алу да җиңеләйде. Республикада кешеләргә ярдәм итү йөзеннән 79 төрле түләү башкарыла. Шуның 64енә кешенең хезмәт хакы турында белешмә кирәкми, – ди Эльмира Зарипова.

 1 гыйнвардан беренче балага бирелә торган посо­биегә быел тәрбиягә бала алучылар да өметләнә ала. Аның күләме – 8 мең 490 сум. Республикада мондый гаи­ләләр 4 мең 600 тирәсе. Шул максатларда 21 млрд сум акча тотылачак. Бүген ул акчага дәгъва кылучылар да бар. Әйтик, Балтачта – ике, Баулы һәм Әлмәттә берәр гаилә гариза биргән.

Министрны авыр хәлдә яшәүче гаиләләр проблемасы, аеруча анда тәрбия­ләнү­че балалар язмышы борчый. – Республикада социаль яктан имин булмаган дип саналган 1 мең 105 гаилә бар. Эшләмиләр, шуңа акчалары да юк. Димәк, коммуналь хез­мәтләр өчен бурычлары да җыелган. Эшкә урнашу проблемасы һаман да актуаль. Аеруча физик мөмкин­леге чикле кешеләрне алырга те­ләмиләр. Республикада 287 меңнән артык инвалид бар. Шуның 92 меңе эшли. Ә менә 195 меңенә эш юк. Физик мөмкинлеге чикле ке­ше­ләргә эш бирүчеләр арасында Аксубай, Кукмара, Бө­гелмә, Зәй районнарын үр­нәк итеп куярга була. Яңа Чишмә, Питрәч, Апас, Тәтеш районнары – “кара исемлек”­тә. Биредә инвалидлар эшкә урнаштырылган дип хисап тотылса да, алар исәптә булса да, санда юк, ди министр.

“Мәрхәмәт” оешмасы ке­шеләр язмышына бервакытта да битараф түгел. Аеруча өлкән буын вәкилләре турында онытмыйлар. Депутатлар, ветераннар госпи­та­ленә, районнарда урнашкан картлар йортларына барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайттылар. Узган ел 32 миллион сумга 17 приют капиталь төзеклән­дерел­гән. Чиратта – тернәк­лән­дерү үзәкләре. Күп кенә әти-әни­ләр аякка бастырыйм дип, сабыйларын башка шә­һәр­ләргә, күрше өл­кә­ләргә йөр­тәләр. Быел эшләнәсе эш­ләр бу хәлләргә чик куяр төсле.

– Быел 13 тернәкләндерү үзәгендә эшләр башлана. Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Чаллы, Казан шәһәрләрендә урнашкан үзәкләрне яңар­тырга исәплибез. Максатыбыз – балаларга дәваланыр өчен уңайлыклар тудыру, – ди Эльмира Зарипова.

“Ватаным Татарстан" газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары