Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Фәрит Мөхәммәтшин: "Чүпрәле районы үз үсешендә тагын бер саллы адым ясады"

12 февраль 2018, 17:56

Фәрит Мөхәммәтшин: "Чүпрәле районы үз үсешендә  тагын бер саллы адым ясады"
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чүпрәле районында эш сәфәрендә булды һәм район Советы утырышында катнашты. Утырышта 2017 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Депутатлар район башлыгы Александр Шадриковның гаризасын карап, аны вакытыннан алда вазыйфасыннан азат иттеләр. Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Марат Гафаров билгеләнде.

Утырышка кадәр Фәрит Мөхәммәтшин "Чүпрәле" сәнәгать паркында булып «Формпласт» предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Биредә полимердан әйберләр, шул исәптән балалар уенчыклары ясыйлар.  Биредә җиде кеше эшли, хезмәт хакы 16 мең тирәсе.

Предприятиенең  техник директоры Альберт Хәйруллин быел Россиядә узачак Футбол чемпионаты алдыннан өстәл футболын чыгарырга ниятләүләрен әйтте. Алга табан җитештерү куәтен арттырачакбыз, андый мөмкинлегебез бар, диде ул.

“Кадрлар ротациясе бара. Татарстан Президенты сезнең район башлыгы  Александр Шадриковны Хөкүмәткә эшкә чакырды. Бу югары бәя, - диде район Советы утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул район халкын  Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим ителгән Марат Гафаров белән таныштырды. 

Марат Гафаров 1977 елның 22 апрелендә Яшел Үзәннең Карашам авылында туган. 2004-2005 елларда Татарстан Нурлат районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, 2006 елда Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2006-2009 елларда Татарстан Президенты Аппаратының оештыру бүлегендә баш референт, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсендә баш киңәшчесе. 2009-2010 – Татарстан Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елда Татарстан Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкче итеп билгеләнгән. 2014 елның 31 декабреннән Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрының беренче урынбасары булган.

Александр Шадриков үз чыгышында  авыл хуҗалыгы  комплексының район икътисадында нигез булып торуын әйтте. Бу тармакта эшләүче халыкның 14 проценты хезмәт куя.  «Безнең төп бәла  эшкәртү тармагы булмау.  Бүген без чимал түгел, бәлки продукция сатуга йөз тотарга тиешбез. Киләчәктә без кырдан җыеп алганны сатып алучыга үзебез сатарга тиеш», - диде Александр Шадриков һәм районда  2018 елны  кооперацияне үстерү елы дип игълан итүләрен әйтте.

Докладчы шулай ук авыл хуҗалыгы комплексы өл­кәсен үстерүдә кыенлыклар тудырган проблемалар арасыннан квалификацияле кадр­лар җитмәүне дә бил­геләп үтте. Бүген респу­бликаның профильле вузларында Чүпрәле районыннан 70кә якын студент белем ала. Әмма соңгы биш ел эчендә тармакка нибары ун кеше кайтты, дип ачынып сөйләде Александр.Шадриков.

2017 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен рес­публика муниципаль бе­рәм­лекләренең социаль-икъ­тисадый үсеш рейтингында Чүпрәле районы – 34 нче урында. Район хакимияте башлыгы 2016 елдагыга караганда 8 урынга түбәнгә “тәгәрәү”нең сәбәбен авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләренең арзан булуы белән аңлатты.

Фәрит Мөхәммәтшин, уты­рышка йомгак ясап, Чүпрәле районының Татарстан икътисадына үзеннән лаеклы өлеш кертүен әйтте. "Чүпрәле районы үз үсешендә  тагын бер саллы адым ясады"- диде парламент башлыгы.

Чүпрәле районы үзара салым җыюда уңай нәтиҗәләр биргән. 2017 елда  8 млн. сум акча җыйналган. Бер кешедән 500 сум дигән сүз. "Сез халыкка бу эшнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлата алдыгыз. Кешенең бу эштә катнашуы тәрбияви әһәмияткә ия. Сез җыйган 500 сумга республика дүрт тапкыр күбрәк  акча биреп, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә була" - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет башлыкларын министр вазифасына күчерү вазгыятенә аңлатма бирде.

“Район башлыкларының Татарстан Хөкүмәтенә эшкә күчүе табигый хәл. Озак вакыт, биш яки аннан да күбрәк ел җитәкче район башлыгы вазифасында чыныгып, республика шәһәрләрендә зур тәҗрибә туплый. Шулай итеп, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров урман хуҗалыгы министры, ә Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков экология һәм табигый ресурслар министры булды”, - диде республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Президенты кандидатураларны эшлекле кешеләр арасыннан сайлап ала.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары