Мамадыш районында Тарасово атамалы яңа торак барлыкка килергә мөмкин
13 февраль 2018, 12:09
Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының 12 февральдә булган утырышында кабул ителгән карары нигезендә, республиканың Мамадыш районында яңа торак пункт мәсьәләсе төзү турында гавами тыңлаулар уздырылачак. Әлеге чара Җәнлек совхозы поселогы клубында 28 февральгә билгеләнде.
Гавами тыңлаулар “Географик объектлар исемнәре турында” Федераль законның 9 статьясы һәм “Татарстан Республикасында географик объектлар исемнәре өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” ТР Законының 4 статьясы нигезендә уздырыла. Гавами тыңлауларның темасы - Мамадыш районының Урманчы авыл җирлегендә яңа торак пункт төзү һәм аңа поселок статусы белән "Тарасово" дигән атама бирү.
Тыңлаулар 2018 елның 28 февралендә сәгать 11дә уздырылачак. Урыны: ТР Мамадыш районының Урманчы авыл җирлегендәге Җәнлек совхозы поселогының авыл клубы. Адресы: Татарстан Республикасы, Мамадыш муниципаль районы, Җәнлек совхозы поселогы, Ленин урамы, 4нче йорт.
Төзеләчәк торак пунктка атама бирү 7 мең сум күләмендә бюджет чыгымнары таләп итәчәк, алар юл күрсәтмәләре кую белән бәйле. Башка чыгымнар каралмаган.
Матбугат хезмәте
|