Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин: “Бер генә сайлау кампаниясе дә “Татарстан - Яңа Гасыр”дан башка узмый”

14 февраль 2018, 18:49

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бер генә сайлау кампаниясе дә “Татарстан - Яңа Гасыр”дан башка узмый”
Бүген "ТИСБИ" идарә университеты базасында “Татарстан – Новый Век” – “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы күчмә утырышы узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышта “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте Югары советы әгъзалары, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары урынбасарлары, территориаль бүлек советлары рәисләре һәм яшьләр секторы җитәкчеләре, хәрәкәтнең зона координацион советы рәисләре катнашты.

“Татарстан – Новый Век” – “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте әгъзалары утырышта өч мәсьәләне карады. Хәрәкәтнең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте сайлау кампаниясендә бурычлары турында чыгыш ясады. Ул республиканың муниципаль берәмлекләрендә хәрәкәт активистлары сайлау кампаниясендә актив катнашыр, дип өметләнүен белдерде. "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз алдына һәм республика алдына куя торган максатлар һәм бурычлар сайлау чорында әзерлек һәм актив эшләү башлангычы өчен җирлек булыр, дип уйлыйм”, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан сайлаучыларының барлык дәрәҗәдәге сайлауларда актив катнашуы республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында иң мөһим традицияләрнең берсе, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе республиканың сәнәгать, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, төзелеш, медицина һәм ваклап сату сату тармакларында казанышлары турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап биреп, республикадагы һәм илдәге сәяси вакыйгаларда актив катнашучы “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Бер генә сайлау кампаниясе дә “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте катнашыннан башка узмый. Без, бөтен җәмгыять, хакимият органнары һәм сәяси партияләр алдына бу сайлау кампаниясен закон кысаларында гадел һәм чиста оештыру бурычын куяр өчен, тагын бер тапкыр җыелдык. Әлбәттә, территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәтеннән вәкилләр ярдәм итәчәк”, - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары