Фәрит Мөхәммәтшин: “Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый”
15 февраль 2018, 17:50
"Югары сыйфатлы орлыклар белән Татарстанның барлык районнарын тәэмин итәргә, продукция белән республикадан читкә дә чыгарга кирәк". Әлеге бурычлар турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында орлык заводында булганда әйтте.
“Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый”, - дип билгеләп үтте ул предприятие хезмәткәрләре белән аралашканда.
Новотроицкидагы орлык заводы бүгенге көннән башлап җәмәгать эшлеклесе Йолдыз Кормашев исемен йөртәчәк. Биредә инде алты ел дәвамында бодай, арпа, борчак, люпин, рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары җитештерелә. Предприятие тәүлегенә 600 тонна орлык эшкәртергә сәләтле һәм ул “завод – басу”принцибында эшли. Җитештерүдән тыш, заводның 27 мең гектарда үзенең орлык сынау басулары бар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Тукай районына эшлекле сәфәр вакытында орлык заводында булганнан соң, ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән аралашты, җирле җитештерүчеләр ярминкәсе белән танышты, районның хисап сессиясендә катнашты.
Тукай районы республикада муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше гомуми рейтингында дүртенче урында һәм авыл районнары арасында – алдынгы урыннарның берсен биләп тора. Район узган елны сәнәгатьтә, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай күрсәткечләр белән төгәлләгән.
Хисап сессиясендә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев әйтүенчә, район республикада ит җитештерү буенча беренче урында бара. Биредә 79 фермер һәм 23,5 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар барлыгы 410 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән.
Фәрит Мөхәммәтшин районның узган елдагы эш йомгакларын тулаем югары бәяләде. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген Тукай районы күрсәткечләрне бәяләүнең төп критерийлары буенча – алдынгы урыннарда. Әмма хәл кылуны таләп иткән мәсьәләләр дә юк түгел. Әйтик, Круглое Поле кебек кайбер зур авылларда канализация челтәрләре тузган.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|