Парламент башлыгы Зәй районы җитәкчелеген инвестицияләр җәлеп итүдә эшчәнлекне көчәйтергә, кече һәм урта бизнес өлешен арттырырга, шулай ук демографик вәзгыятькә игътибар итәргә чакырды
15 февраль 2018, 18:50
Бүген көннең икенче яртысында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәрен Зәй районында дәвам итте, район советы эшендә катнашты.
Парламент башлыгы иң элек “Заман” сәнәгать мәйданчыгы (территориясендә республикада иң зур элеватор төзелеп килә) белән танышты. Ул шулай ук капиталь төзекләндерелгәннән соң узган елның сентябрендә ачылган “Энергетик“ мәдәният йортында булды. Фәрит Мөхәммәтшин иҗат коллективлары эшчәнлеге белән танышты һәм яшь спортчылар белән аралашты.
Мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр идарәләре эшчәнлеге һәм районның йөзен билгеләүче предприятиеләрнең 2017 елдагы хезмәт нәтиҗәләре турында сөйләүче стендлар янында Фәрит Мөхәммәтшин игътибарын Зәй шәһәренең шикәрдән ясалган макеты аеруча җәлеп итте. Шикәр комыннан ГРЭС торбалары белән җем-җем утлардан балкып утыручы ак шәһәр макеты эшләү идеясы мәдәният идарәсе белгечләренеке булса, идеяне тормышка ашыручылар – сәнгать мәктәбе педагоглары. Татлы материалны “Зәй шикәре” АҖ биргән. Макет эшләү өчен 60 кап шикәр-рафинад, 25 килограмм шикәр комы һәм шикәр пудрасы тотылган. Аны эшләүгә өч атна вакыт киткән. Рәссам-осталар әлеге материал белән макетта Зәйнең матурлыгын һәм көчен күрсәтә алганнар.
Дәүләт Советы рәисе шулай ук 15 февральдә юбилейларын билгеләп үтүче мөхтәрәм кешеләрне котлады. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашкан Анна Моисеевага - 95, тыл ветераны Алексей Скворцовка 90 яшь тулган. Парламент башлыгы аларга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткаларын тапшырды.
Котлау открыткасында бүгенге юбилярларның барлык тормыш юлы “хәзерге һәм киләчәк буынга Ватанга булган мәхәббәттә, сыгылмас ихтыяр көче һәм рух ныклыгында ачык мисал булып тора”, - диелгән.
Совет утырышында район хакимияте башлыгы Рәзиф Кәримов узган елгы йомгак буенча район эшчәнлеге турында сөйләде. Ул тулаем территориаль продукт күләменең 4 процентка үсеп, 34 миллиард сум чамасы тәшкил итәсен билгеләп үтте. Төяп озатылган продукция күләме ягыннан район республикада тугызынчы урында тора, диде ул.
Зәй районы узган елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән. Гектарыннан 49,5 центнер ашлык җыеп алынган. Бу – республикада иң зур күрсәткеч. Авыл хуҗалыгы тармагында 30 мең тонна сөт җитештерелгән (алдагы елдагыга караганда 22 процентка күбрәк).
“Узган елда Зәй үзенең үсешендә алга таба җитди адым ясады. Иң мөһиме – шәһәр икътисадының күп юнәлешле булуы”, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы Рәисе. Парламент башлыгы район җитәкчелеген төзелеш өлкәсендә, инвестицияләр җәлеп итүдә эшчәнлекне көчәйтергә, кече һәм урта бизнес өлешен арттырырга, шулай ук демографик вәзгыятькә игътибар итәргә чакырды.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары
|