Дәүләт Советының яңалыклары

Мәгълүмати хәбәр

16 февраль 2018, 18:04

Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Дәүләт Советында республика Конституциясен Федераль законга туры китерү буенча эш баруы турында хәбәрләр барлыкка килде. Кайбер материаллардагы фактлар ачыклык кертүне таләп итә.

Чыннан да, Дәүләт Советында республика закон базасының даими мониторингы алып барыла, шул исәптән  республика законнарының федераль законнарга тәңгәл килүе дә анализлана.  Бу эшләр Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе тарафыннан башкарыла.  Комиссиянең хокукый  җайга салу нормаларын камилләштерү  эше барышында нинди дә булса махсус законнар кабул итү таләп ителми.

Инде берничә тапкыр билгеләп үтелгәнчә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәнең эше тукталу Татарстан Республикасы Конституциясенең законлылыгына һәм юридик көченә,  республиканың конституцион төзелеше нигезләренең сакланышына һәм аның Россия Федерациясе субъекты буларак хокукый статусына тәэсир итми.   

Татарстанның хокукый базасын камилләштерү буенча барлык эш парламент тарафыннан  хокукларны кулланучылар һәм эксперт бергәлеге белән тыгыз элемтәдә алып барыла.