төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Разил Вәлиев төрки яшьләргә:"Чит телләрне белү – байлык, туган телне белү – бәхет"

19 февраль 2018, 16:03

Разил Вәлиев төрки яшьләргә:"Чит телләрне белү – байлык, туган телне белү – бәхет"
19 февральдә ТР Дәүләт Советының Кече залында IV төрки яшьләре фестивале ачылды. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге оештырган әлеге чарада катнашучыларны Татарстан парламентны исеменнән Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сәламләде.

Разил Вәлиев, делегатларны Дәүләт Советы исеменнән сәламләп, үзенең Мәскәүдә укыган елларын искә төшерде. “Мин Мәскәүдә укыганда, кыргыз, үзбәк, казах, нугайлар, карачай, балкарлар – без һәркайсыбыз үз телебездә сөйләшсәк тә, бер-беребезне аңлый идек. Безгә “ничек шулай аңлашасыз” дип гаҗәпләнә иделәр. Ә без тәрҗемәчесез дә бер-беребезне яхшы аңлый идек. Бездә татарга тылмач кирәкми, диләр. Татарга гына түгел, башка төрки халыкларга да шулай”, - дип билгеләп узды Разил Вәлиев һәм Татарстанда 173 милләт вәкиле яшәгәнен әйтте.

Депутат алдагы фестивальләрнең төрки оешмалар өчен файдалы мәйданчык булганын билгеләп үтте. “Мин дүртенче фестивальнең дә нәтиҗәле чара булачагына, кардәш халыклар диалогына теләктәшлек итәчәгенә ышанам.

Төрки яшьләрнең дүртенче фестивале кинематографиягә багышлана. Бу - төрки яшьләр өчен бик кызыклы тема. Кино сәнгате берләштерә, тәрбияли, мавыктыра, кино дөньяны бай төрки мирас белән таныштыра ала. Яшьләр һәрвакыт кино сәнгатендә дә яңалыкка омтыла. Бу бик шәп”, - дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.

Разил Вәлиев фестиваль кысаларында - 21 нче февраль көнне - Халыкара туган телләр көне үткәрелүен билгеләп узды. “Үз халыкларыгызның туган телләре язмышы сезнең кулларда. Безгә, туган телебезне үстерер өчен, кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Бүгенге көндә туган телне саклау катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Төрле халыкларда тел проблемасы бүгенге көндә актуаль. Әгәр туган телебезне саклап калабыз икән, милләтебезне саклап калабыз. Чит телләрне белү - байлык, туган телне белү - бәхет, диләр. Мин сезгә, әлбәттә, бәхет телим”, - дигән теләктә калды комитет рәисе.

Делегатларны сәламләргә Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мәхмүтов та килгән иде. Ул республикада яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен саклап калуга йөз тоткан 3 дәүләт программасы, 6 подпрограмма гамәлдә булуын әйтте. “Быел фестивальнең кино эшчәнлегенә юнәлеш тотуы кызыклы. Бүген һәр халыкның телләрен, традицияләрен саклап калу мөһим, моның өчен кино, мульфильм сәнгате мөмкинлекләрен кулланып була. Бу юнәлештә уңышлар телим. Кино сәнгате аша кискен проблемаларны күтәрерсез дип ышанам”, - дип белдерде Данил Мәхмүтов.

"Татар-инфоорм" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.