төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 18 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото







ТР Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы ачылды

20 февраль 2018, 11:06

ТР Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы ачылды
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы ачылды. Б Утырыш Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Президиум  көн тәртибенә 36 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның унбише – республика законы проекты, унысы -  федераль законнар  проеклары.14 закон проекты беренче укылышка әзерләнгән. Аерым алганда, бюджет кредитларын реструктурлаштыруны, шулай ук аларны түләүне 2024 елга кадәр кичерүне күздә тоткан республика бюджетына федераль бюджеттан кредитлар бирү турында өстәмә килешүләрне раслау хакында закон проекты. Шулай ук Гаилә һәм Бюджет кодексларына үзгәрешләр керткән закон проектлары һ.б. беренче укылышта карап тикшереләчәк.

Парламентчылар контрольлек вәкаләтләрен башкару кысаларында 2017 елга полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының, шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил, Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил чыгышларын тыңлаячак.

Көн тәртибен тикшерү барышында парламент комитетлары рәисләре  Леонид Якунин, Шакир Яһүдин, Светлана Захарова һәм Таһир Һадиев өстәмә тәкъдимнәр белән чыктылар.

Нәтиҗәдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Л.Р. Фазлыеваны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп куюны килештерү турында.

3. Садыйков Марат Наил улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен  вакытыннан алда туктату турында.

4. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисабы.

5. “Җир асты байлыклары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 395-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).

6. “Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында” 424-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. “2018 елга, 2019  һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”   430-5 номерлы ТР законы проекты турында         (I укылыш).

8. “Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 78 һәм 97 статья-ларына үзгәрешләр кертү турында”   425-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары актлары аерым нигезләмәләренең  үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законының           2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 426-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10.“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”  Татарстан Республикасы Законының  22 һәм 24 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 405-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында     (I укылыш).

11.“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 428-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында   (I укылыш).

12.“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында”  Татарстан Республикасы Законының 43 статьясына  үзгәрешләр кертү хакында” 414-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13.“Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында”  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 427-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14.“Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 429-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында    (I укылыш).

15.“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына  һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә  органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында”  Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында”              431-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16.“Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законының 13 статьясына үзгәреш кертү хакында” 415-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17.“Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законының 18 һәм       20 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 416-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.“Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр  өчен түләүнең төбәк стандартлары турында” Татарстан Республикасы Законының  3 статьясына  үзгәрешләр кертү хакында”          417-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19.“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 418-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

20.“Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 413-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21.“Татарстан Республикасы Гаилә кодексының  116 статьясына үзгәреш кертү турында” 420-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

22.“Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре турында” Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”                      419-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

23.“2017 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турында”  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады.

24.Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады.

25.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы комиссиясенең 2017 елгы эше турында мәгълүмат.

26.Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка сөт продукциясе базарында килеп туган вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары мөрәҗәгате турында.

27.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.22 һәм 23.23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”  федераль закон проектын  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

28.“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  комитетларын төзү турында” 2014 елның 1 октябрендәге 11-V ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына  үзгәреш кертү хакында.

29.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составларына үзгәрешләр кертү турында.

30.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комиссияләре составларына  үзгәрешләр  кертү турында.

31.Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында.

32.“Россия Федерациясендә  мәгариф турында” Федераль законга максатчан укытуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 352780-7 номерлы федераль закон проекты турында.

 33. “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 36 статьясына үзгәреш кертү хакында” 336813-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъекты референдумына, җирле референдумга тәкъдим ителә торган мәсьәләне тикшерү срогы хакында).

34.“Коррупциягә каршы тору турында” Федераль законның 121 статьясына һәм “Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында”  Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”                   372719-7 номерлы федераль закон проекты турында. 

35.“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законның 33 статьясына үзгәреш кертү хакында” 346129-7 номерлы федераль закон проекты турында (инвалидларның гомумроссия иҗтимагый берләшмәләре оешмаларын кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертүдән баш тарту нигезен төшереп калдыру өлешендә).

36.“Россия Федерациясе Җир кодексына, “Коммерциягә карамаган оешмалар турында” 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законга үгәрешләр кертү хакында” 348539-7 номерлы федераль закон проекты турында (хосписларга җир кишәрлекләре бирү өлешендә).

37.“Россия Федерациясенең кайбер закон актларына дару препаратларын гражданнар арасында медицина ягыннан кулланышка кертү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында” 374838-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

38.“Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законның                   5 статьясына һәм “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында” Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 364444-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт аграр сәясәтенең төп юнәлешләрен тулыландыру һәм билгеле вакыт узганнан соң сатылмыйча калган азык-төлек товарларын тәэмин итүчегә кире кайтаруны тыюны билгеләү өлешендә).

39.“Россия Федерациясе Торак кодексының 17 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 323496-7 номерлы федераль закон проекты хакында (төнлә тынлыкны һәм гражданнарның тынычлыгын саклап торак урыннан файдалану өлешендә).

40.“Россия Федерациясе Торак кодексының 46 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 334883-7 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең гомуми җыелышы тарафыннан күпфатирлы йорт советына күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә агымдагы ремонт турында карарлар кабул итү вәкаләтләре бирү хакында карарлар кабул итү тәртибе өлешендә).

 41.“Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 24 һәм            33 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

 42.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 328730-7 номерлы федераль закон проекты турында (элемтә операторлары абонент номерын яисә уникаль идентификация кодын тапшыру бурычын үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

 43.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 10.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 330215-7 номерлы федераль закон проекты турында (составында наркотик булган үсемлекләрне үстерү өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

 44.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.37 статьясына үзгәреш кертү хакында” 340852-7 номерлы федераль закон проекты турында (федераль башкарма хакимиятнең балыкчылык өлкәсендәге органының вазыйфаи затларының һәм производство балыкчылык инспекторларының законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

 45.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына Россия Федерациясе Хәрби Көчләренең хәрби полициясе эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү хакында” 350197-7 номерлы федераль закон проекты турында.

46.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.7 статьясына үзгәреш кертү хакында” (вакыты чыккан бурычны кайтару эшчәнлеген гамәлгә ашырганда физик затлар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау турындагы законнар өлкәсендә хокук бозулар ачыкланганда административ тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге бирү хакында) 371567-7 номерлы федераль закон проекты турында.

 47.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.3 статьясына үзгәреш кертү хакында” (эчке эшләр органнары (полиция) вазыйфаи затларына җәмәгать тәртибе һәм иҗтимагый иминлек өлкәсендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре бирү хакында) 271195-7 номерлы федераль закон проекты турында.

 48.“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” (нәсел фондлары хакында) 372781-7 номсерлы федераль закон проекты  турында.

 49.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына юридик затларның идарә органарында Россия Федерациясе мәнфәгатьләре вәкилләре җаваплылыгын билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 371545-7 номерлы федераль закон проекты турында.

 50.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.10 статьясына үзгәрешЛӘР кертү хакында” (тимер юллар аша хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны арттыру турында) 353645-7 номерлы федераль закон проекты турында.

 51.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына лифтлардан, инвалидлар өчен күтәрү платформаларыннан, пассажир конвейерларыннан (хәрәкәт итә торган юллардан) һәм эскалаторлардан, метрополитен эскалаторларыннан тыш,  имин файдалануны һәм аларны карап тотуны оештыру таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 360017-7 номерлы федераль закон проекты турында.

52.“Гражданнар оборонасы турында”  Федераль законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару  собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.