Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Җәмәгать судьялары сайланды

20 февраль 2018, 11:34

Җәмәгать судьялары сайланды
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында республиканың ике суд участогына җәмәгать судьялары сайланды.

Җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатураларны Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз  Гыйләҗев тәкъдим итте, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзаләре фикерен комитет рәисе Шакир Яһүдин ирештерде.

- Тәкъдим ителгән кандидатураларны  “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында”, “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары турында” Федераль законнарда һәм “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән таләпләр буенча җәмәгать судьялары вазыйфасына сайлап куюга каршы килә торган нинди дә булса сәбәпләр юк. Кандидатлар законда куелган барлык таләпләргә дә туры килә, - дип белдерде Шакир Яһүдин.

Биш елга Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 3 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп Әхмәди Камил Данияр улы,   Бөгелмә суд районы буенча 3 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп Сафина Зөлфия Маннур кызы сайланды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары