төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото
















Фәрит Мөхәммәтшин Ринат Таҗетдиновка Дуслык орденын тапшырды

19 февраль 2018, 21:42

Фәрит Мөхәммәтшин Ринат Таҗетдиновка Дуслык орденын тапшырды
Бүген Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бирелгән Дәүләт бүләген Камал театрының данлыклы актерына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән котлады.

“Бер заман моннан шактый еллар элек Ринат Таҗетдиновның әтисе Арифҗан абый улының кулына бер белдерү тоттыра. Анда “Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры талантлы яшьләрне Мәскәүгә укырга җибәрә” дип язылган була. Бара Ринат, иҗади имтиханнар бирә. Шулай итеп, 500 кеше арасыннан 23 авыл баласы, конкурстан узып, Щепкин исемендәге уку йортына укырга китә. Без аларның кемнәр икәнен яхшы беләбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. -  Барысы да мәдәни мирасыбызны баетучылар. Сәхнә йолдызлары, күренекле шәхесләр... Күпме сулар аккан шул көннәрдән соң. Алар инде 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Бу – үзе бер бәхет!”

1961 елдан бирле Ринат Таҗетдин Камал театрында хезмәт итә. "Рольләрен бөтен йөрәге аша үткәреп, образларының тормыш-гомерләре белән яши ул. Ил-йортыбыз өчен көрәшкән Идегәйне, Нурихан Фәттахның "Кол Гали"ендә Кол Галине, Туфан Миңнуллинның "Моңлы бер җыр"ында Муса Җәлилне ничек итеп уйный һәм халкыбызга күрсәтә! Туфан Миңнуллинның "Монда тудык, монды үстек" әсәрендә без аны нефтьче, Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл"ендә Ильяс, Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"ында Мәхдүм, Мансур Гыйлаҗевның "Баскетболист"ында, Зөлфәт Хакимнең "Күрәзәче"сендә уйнаган рольләрең дә шундый. Саный китсәң, бик озак вакыт кирәк булыр иде. Аларның барысы да истә калырлык", - дип юбиляр башкарган рольләрне барлады Татарстан парламенты башлыгы.

Ринат Таҗетдиновка 29 яшендә үк  Тукай премиясе бирелә. Ә 2016 елда ул  “Алтын битлек” Россия күләмендәге театр премиясенә лаек була.  

Фәрит Мөхәммәтшин юбилярның озак еллар Татарстан театр әһелләре берлеген җитәкләве хакында искә алып, Сез театр эчендәге проблемаларны да хәл иттегез, дип белдерде. Дәүләт Советы Рәисе Ринат Таҗетдиновка озак еллар Театр әһелләре берлеге рәисе буларак эшчәнлеге һәм үлемсез образлар тудырган өчен Татарстан Республикасының Дуслык орденын тапшырды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.