Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





РФ Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка сөт продукциясе базарында килеп туган вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы депутатлары мөрәҗәгате кабул ителде

20 февраль 2018, 17:57

РФ Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка сөт продукциясе базарында килеп туган вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы депутатлары мөрәҗәгате кабул ителде
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында сөткә бәяләр төшү белән бәйле күңелсез вазгыять турында сүз барды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев депутатларның Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка әзерләгән мөрәҗәгатен укыды. Парламентарийлар намус белән, тырышып эшләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар куллану базарында сыйфатсыз сөт продукциясен ачыклау буенча эш нәтиҗәлелеген арттыруны һәм сөт продукциясенә карата тариф квотасы үтәлешенә контрольне көчәйтүне сорый.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, читтән кертелә торган сөт порошоклары күпкә арзан, ә бу Россиядә сөт бәяләрен киметә. “Безгә карата санкция керттеләр, һәм без дә антисанкция булдырдык. Сез санкцияләр кабул иткәч, продукциягезне кертмибез, дидек. Әмма барыбер кертәләр, нәтиҗәдә базарга арзанлы сөт порошоклары керә”, - дип белдерде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе бу мәсьәләне квота билгеләү юлы белән хәл итеп булуын әйтте. “Әгәр бездә җитештерелә торган сөт үз базарыбызны 90 процентка тәэмин итәргә мөмкинлек бирсә, ә калганын сатып алырга кирәк икән, шул суммага квота ясарга кирәк. Федераль Хөкүмәт үзебезнең товар җитештерүчеләрен якларга тиеш. Бәлки, дәүләт интервенция сатып алулары юлы беләндер. Кайчандыр ашлыкка шулай эшләделәр. Авылда товар җитештерүчеләре бүген авыр хәлдә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Нәтиҗәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка сөт продукциясе базарында килеп туган вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары мөрәҗәгате кабул ителде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары